Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тормышы түгәрәк, эшләре уң

Районыбыз кешеләренең, кайсы тармакта булмасын, ирешкән уңышлары сөендерә. Дуңгыз көтүен яңарту технологларының Бөгелмә нәсел үрчетү предприятиесе базасында узган 30нчы республика конкурсында беренче урынны яулап кайткан "Урал" хуҗалыгы белгече Нурсил Галиевның да шатлыгын ихлас күңелдән уртаклаштык. Район данын яклап, мондый бәйгеләрдә аның сигезенче тапкыр катнашуы икән. Икенче, өченче мактаулы урыннарны алган...

Бәйге дүрт этапта узган. Катнашучыларның теоретик белемнәре һәм практик күнекмәләренә селекция-нәсел өлкәсендәге тәҗрибәле белгечләр бәя биргән. Эш урынындагы күрсәткечләре дә исәпкә алынган. Ул тарафтан да Балыклы авылы ир-егетенең йөзе якты. Казан Дәүләт ветеринария академиясен тәмамлап, "Урал" хуҗалыгында эшли башлавына инде унберенче ел киткән. Практиканы да шушында үтеп, биредәге уңай шартларны һәм зур мөмкинлекләрне күргәннән соң, ике дә уйламыйча кайткан ул туган төбәгенә. Шул вакытта ук хуҗалыкта нәселле дуңгызлар үрчетүгә керешкән булганнар, шушы эшне дәвам итү дә кызыксындырган егетне. "Нәселле дуңгызларны күп саттык, бу эш хуҗалыкка байтак табыш китерде", - ди Нурсил, горурланып. Бер үк вакытта зоотехник-селекционер да, көтү яңарту технологы да, ветеринария табибы вазыйфаларын да башкарырга туры килә икән аңа. Әмма бу хакта зарланып әйтмәде, киресенчә, хезмәтеннән канәгать икәне күренеп тора. Эш хакының вакытында түләнүе, хуҗалык җитәкчесе Газинур Хәбибрахмановның хезмәтне бәяли белүе дә - күңелне үстерә торган этәргеч бит. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең нәсел эше буенча белгече Фәрит Насыйбуллинның да даими ярдәмен тоя икән.
Ирнең асылы эштә танылыр, ди халкыбыз. Гаиләсе дә күркәм Нурсилнең: күрше Саба районы кызы Гөлгенә белән тормыш корып, ике бала - Илһам һәм Зиләне үстерәләр. Авылның яшь белгечләренә һәм яшь гаиләләренә ярдәм итү буенча республика программасы нигезендә йорт салып чыкканнар. Кыскасы, тормышы түгәрәк, эшләре уң. Киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk