Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тимердән чәчәк ясый

-Мин монда бәхетемне таптым, - ди "Металлодизайн" ширкәтендә эретеп ябыштыручы булып эшләүче Илфир Камалов.

Районыбызга Арчадан килә ул. Чишмәбаш кызы белән очраштырган язмыш аңа ризыкны Кукмарада язгандыр. Төрле оешмаларда эшләп ала. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дип, Кукмара һөнәри училищесында эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә һәм берничә ел инде "Металлодизайн"да иң катлаулы эшләрне башкара - металлдан чәчәкләр ясый. Зәвык белән чигелгән металл капкалар ныклыклары, ретро стилендә ясалулары белән заманча интерьерларны бизәп торалар. Аларны үзебезнең районда да, Мамадыш, Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә бик теләп алалар, заказлар бирәләр. Казан шәһәренең "Солнечный город" торак комплексында баскычларны бизәүне теләсә кемгә ышанып тапшырырлармы?! Хәзерге көндә ширкәт егетләре Шәмәрдәндәге районара дәваханәне ремонтлауда актив катнашалар. Элек башлаган эшләре дә уңышлы бара. Истәлек такталарының ниндие кирәк - шундыен эшләп бирәләр биредә, чардуганнарның төрлесен сайлап алырга яки заказ бирергә мөмкин. Җылы тимер ишекләр дә һәркем зәвыгына җавап бирерлек.
Ширкәтнең хуҗасы Равил Рәшит улы хезмәт юлын Кукмара көнкүреш комбинатында сәгать төзәтүче мастер булып башлаган шәхес. 1992 елдан ук кече предприятие төзеп, никадәр кешене эш урыны белән тәэмин иткән, һәрдаим ассортиментны яңартып торып, халыкка бик кирәкле товарлар җитештергән, күп кенә иганә ярдәмнәре күрсәткән хәйрияче ул. Районыбызның "Алтын йөрәкле кеше" конкурсы җиңүчесе ,"Гасыр меценаты - 2006" дипломы, Республиканың "Ел җитәкчесе - 2003" конкурсы лауреаты исемнәренә лаек икәнен күпләр әле белмидер. Иске Йорт, Янсыбы, Сазтамак авылларында үз инициативасы белән бер дигән чишмәләр корып, туган авылында 3-4 ай эчендә яңа мәчет торгызырга булышкан Равил Ганиев турында эшчесе Илфир Камалов та:
-Җитәкчеләр әйбәт безнең, эшләгән кешенең кадерен беләләр. Менә шушында эшләп, быел фатир алдым, - ди. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Сиринәсе, тупырдап торган ике уллары белән киләчәккә ышанычлы карап яши Кукмара эшсөяре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk