Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тимер-томыр остасы

Басулардагы уңыш тулысынча җыеп алынгач, машина-трактор паркларында язын кырга чыгачак техниканы сафка бастыру башлана.


"Тукай" агрофирмасында да, цехларда тиешле шартлар булдырып, тырмаларны төзекләндерүгә керешкәннәр. Шулай ук график нигезендә тракторлар да бер-бер артлы ремонтка кертелә. Үзләре иярләгән техниканы саклауга куйгач, эштән бушап калган механизаторлар, комбайнчылар да ремонт белән мәшгуль. Ә менә Мәгънәви Насыйров ел дәвамында машина-трактор паркында: токарь, эретеп ябыштыручы хезмәтләрен башкара ул. Авыл җирендә бу һөнәр ияләре күп түгел, шуңа да механизация тармагы белгечләренең: "Ансыз - без ике кулсыз", - диюләре юкка гына түгел.
Мәгънәви Барый улы әлеге һөнәр серләрен Сосновкадагы училищеда үзләштергән. Армиядә хезмәт итеп кайткач, күмәк хуҗалыкка эшкә урнашкан һәм гомере буе сайлаган һөнәренә тугры булып калган. Элегрәк хуҗалык таралыр хәлгә җиткәч, күпләр акчалы эш эзләп, башка тармакларга киткәндә дә, алыштыргысыз тимер-томыр остасы үз хезмәт урынында калган. Хәзер исә машина-трактор паркының яңадан җанлануына, куәтле техникалар белән яңартылуына сөенеп эшли. Киләсе елга лаеклы ялга чыгарга җыена. Ләкин 40 еллык стажга әле тиз генә нокта куелмас дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X