Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Терлекчелектә мөмкинлекләр зур, әмма аларны тулысынча файдалану җитми

Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында ел башыннан 1 миллиард 22 миллион сумнан күбрәк акчалата керем алынса, шуның 82 проценты, ягъни 839 миллион сумы терлекчелек продукцияләре сатудан кергән. Сөт җитештереп сату 488 миллион сумлык керем биргән. Әлеге саннар үзләре үк авыл хуҗалыгының терлекчелек продукцияләре сату хисабына яшәвен, шуңа әлеге тармакка игътибарны тагын...

Бу атнада "Кукмара" агрофирмасы базасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә дә сүз терлекчелектә эшне нәтиҗәлерәк итеп оештыру, булган резервлардан файдалану турында барды. Моның өчен мөмкинлекләр зур: быел терлек азыклары җитәрлек күләмдә тупланды, сыйфаты да яхшы. Әле узган елдан калган запаслар да бар. Мал саны ишәюгә бара: узган елның шушы чоры белән чагыштырганда мөгезле эре терлекләр 894 башка арткан, 1259 бозау күбрәк алынган. Соңгы елларда фермаларда үткәрелгән реконструкция-ремонттан соң эш шартлары да яхшырды, кул хезмәте күпкә кимеде.
"Ярыш" бүлекчәсенең Зур Кукмара комплексы да төзеклеге белән аерылып тора. Олы юлдан үтүчеләр койма белән әйләндереп алынган территориядә тезелеп киткән калай түбәле терлек торакларына, иркен утарларга игътибар итми калмыйлардыр. Терлекчеләр өчен көнкүреш бүлмәләре, ферма мөдире, ветеринария табибы, көтү яңарту технологы өчен аерым кабинетлар булдырылган. Кадрлар проблемасы үзен сиздерә иде - төрле авыллардан эшкә терлекчеләрне, белгечләрне җәлеп итеп, бу мәсьәләне дә хәл иттеләр.
Терлекчелекне игенчелектән башка күз алдына да китереп булмый. Биредә бу тармакта да уңай үзгәрешләр бар. Машина-трактор паркларында ремонт бригадалары оешкан, алар тырма, культиваторларны төзекләндергәннәр, хәзер чәчкечләргә чират җиткән. Үзләренә җитәрлек күләмдә чәчүлек орлык хәзерләгәннәр, аларның сакланышына игътибар зур.
Ләкин шушы мөмкинлекләр әле тулысынча файдаланылмый, терлекчелеккә керткән чыгымнар үзен акламый. Район буенча 11 айда һәр сыердан уртача 5654 килограмм сөт савылса, биредә бу сан район күрсәткеченнән шактый калыша. Шул ук вакытта "Рассвет" хуҗалыгында һәр сыердан уртача савылган сөт 8448, "Лельвиж"да 8022 килограмм тәшкил итә. Вахитов исемендәге, "Урал" хуҗалыкларында да күрсәткечләр бик саллы. Агрофирмаларга менә кемнәргә тиңләшү өчен тырышырга кирәк! Югыйсә, районыбыз сөт җитештерү буенча республикада алдынгылар исәбендә бара, Әтнә һәм Балтач районнарыннан гына калыша. Ә 10 айлык нәтиҗәләр буенча ул икенче урынга ук күтәрелгән иде.
Сатарлык продукция булу ул - хезмәт хакларын, салымнарны вакытында түли алу дигән сүз. Мул итеп сөт, ит җитештергән хуҗалыкларда хезмәткә тиешенчә түләнә. Вахитов исемендәге хуҗалыкта, мәсәлән, аена 22шәр мең хезмәт хакы исәпләнгән савымчылар да бар икән. Шул ук вакытта терлекчеләрнең уртача хезмәт хаклары район күрсәткеченнән түбән булган һәм аны да вакытында түли алмаган агрофирмалар булуы беребезгә дә сер түгел.
-Терлекчелектә эшне нәтиҗәле итеп оештыру өчен беренче чиратта хезмәт кешесенә хөрмәт, игътибар булырга тиеш. Кадрларга һәр җирдә кытлык зур, шуңа булганының кадерен белергә кирәк. Бу аның хезмәтен тиешенчә бәяләү, тормыш-көнкүреш проблемаларын хәл итәргә булышу дигән сүз. Ләкин югары хезмәт хакы түләү өчен мул акча кертерлек продукция булу шарт. Аны булдыру өчен җитештерелгән ит-сөтнең күләменә, сыйфатына карап, терлекчеләргә кызыксындыру чаралары күрү таләп ителә. Шул чагында гына терлекчелектә күбрәк табыш алырга мөмкин, - дип билгеләп үтте район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, семинар-киңәшмәгә йомгак ясап.
Хәзерге вакытта районыбызда көнгә 132,2 тонна сөт сатыла. Алдагы айларда аны 140 тоннага җиткерү бурычы куела. Бу күрсәткеч ирешелмәслек хыял түгел.
Рәсемдә: Зур Кукмара комплексында бозау караучы Анфиса Ягафарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk