Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбән Арбаштан 90ны түгәрәкләп килүче Каимә апа озын гомерлелекнең серен сәламәт яшәү рәвеше алып баруда күрә

Ул скандинавиячә йөрешенә зур игътибар бирә, бик күп хәрәкәтләнә, физик күнегүләр ясый, дарулардан бөтенләй диярлек баш тартып, үләннәр белән генә дәваланырга тырыша.

Түбән Арбаш авылында яшәүче Каимә апа Зыятдинованы күптәннән беләм. 36 ел педагогик эш тәҗрибәсе булган, олы хөрмәткә лаек мөгаллимә генә түгел, уңган бакчачы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы җор телле Акъәби дә әле ул. Күңелеңә якын булган теләсә нинди темага көннәр буе рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга мөмкин аның белән.

Иркә кыз

Каимә апа тумышы белән Мамадыш районының Тугыз авылыннан. Олы апасы үлгәннән соң, шактый көттереп, нибары җиде елдан соң гына дөньяга килгәнгә, үзен бик иркә идем, ди ул. «Әмма шулай да әти-әни итәгендә генә утырмадым, кечкенәдән аларның кул астына кереп, бар эшкә өйрәнеп үстем. Кояш чыкканчы, сыерны көтүгә куу, көянтә-чиләкләп су ташу, ике сеңлемне ияртеп, урманнан җиләк, чикләвек җыю һәм аларны базарга алып барып сатуларны хәзер дә искә төшереп утырам», - ди Каимә апа, балачак истәлекләрен хәтерендә яңартып. 1941 елның октябрендә әтисен сугышка озаткан мизгелләрне, аннан көн дә тилмереп сәлам хаты көтүләрен дә бик яхшы хәтерли ул. Кызганыч, гаилә башлыгы исән-сау яраткан кызлары янына кайта алмый шул, Смоленск янында дошманнар кулына әсирлеккә төшә, шуннан бөтенләй хәбәрсез югала...

Мәктәпне бик яраттым

Балачактан кызыксынучан, аң-белемгә омтылган кыз, үсеп җиткәч, үзенең булачак һөнәре итеп укытучылык эшен сайлый. Иң элек педагогия училищесын, соңыннан югары уку йортының химия-биология факультетын тәмамлый.

«Химияне мәктәптә бөтенләй укымагач, Менделеев таблицасындагы элементларны белү түгел, хәтта пробиркаларны да беренче тапкыр институтта күрдем. “Икеле”ләр ала-ала булса да өйрәндем бит үзен, соңгы курсларда инде химия фәнен су кебек эчә идем. Язмыш җилләре Кукмара якларына алып килде. Иң элек Нырты совхозында, соңыннан тугыз елга якын Үрәсбаш мәктәбендә укыттым. Май аенда Түбән Арбаш егете Миннегалигә кияүгә чыктым да пенсиягә кадәр авыл мәктәбендә эшләдем. Ул чагында Арбашта укучылар саны шундый күп – 400дән артык иде. Шулай булса да, иң күңелле, иң истә калган вакытлар ул. Укучыларым хәзер дә очраганда: “Каимә апа, сез безгә химияне ничек өйрәттегез икән? Бигрәк авыр бит ул”, - диләр, рәхмәт әйтәләр. Алардан җылы сүзләр ишетү йөрәгемә сары май булып ята. Хәзер дә эшләгән елларымны, үзгә бер тылсымлы химия фәнен, балаларны бик сагынам», - ди ул.

Оҗмах бакчасы

Гомер иткән, балалар үстергән Түбән Арбаш авылын Каимә апа әнә шулай дип йөртә. Әмма аның үзенең ишегалды, бакчасы да оҗмахка тиң.

«Электән бакча эшен яраттым. Мәктәптә дә гөлләргә күмә идек әйләнә-тирәбезне. 80 яшьлегемә улым теплица ясады. И-и-и, рәхәткә тиңештем шуны урнаштырганнан бирле. Кыяр, помидор, татлы борычларым беренче кар төшкәнчегә кадәр җимеш бирә. Февраль ахырларында орлыклар чәчә башлыйм. Кар сулары эретеп сипкәч, шул арада тишеләләр дә күпереп үсеп китәләр. Чәчәкләр дә күп утыртам: кашкарый, роза, пион, ирис, флокс, лилияләрнең нинди генә төрләре юк! Иртә яздан тюльпан, примулалар баш калкыта. Кызыл һәм кара карлыган, крыжовник, слива, алмагачлар, бакча һәм кура җиләкләре дә ел саен мул уңыш белән сөендерәләр. Шуларга куанып йөреп, көннең узганы сизелми дә», - ди ул.

Каимә апаның тәрәзә төбен яран, цикламен, бегонияләр бизи. Гөлләренең ел әйләнәсе чәчәк атуын ул туфрагын еш алыштыру һәм корыган чәчәк-яфракларын суда төнәтеп сибү белән аңлата. Аннары: «Яратырга, һәрберсе белән аерым-аерым сөйләшергә кирәк», - дип тә өсти.

Дару түгел, ә үлән файдалы

Тугызынчы дистәне түгәрәкләп килүче Каимә апа инде 20 елга якын сәламәт яшәү рәвеше алып бара: бик күп хәрәкәтләнә, физик күнегүләр ясый, дарулардан бөтенләй диярлек баш тартып, үләннәр белән генә дәваланырга тырыша.

«Мин скандинавия йөрешенә зур игътибар бирәм. Көн саен таякларыма таянам да авыл урамын урап кайтам. Әлеге йөреш вакытында бөтен мускуллар да диярлек эшли. Шулай ук арканы төз тотуның эчке органнарга да файдасы зур. Кан басымы уйный башлаганда, урамга чыгып, тирән итеп сулыш алу ярдәм итә. Канда углекислый газны арттыру өчен, бераз суламыйча да торам. Ә инде баш әйләнсә, 150шәр тапкыр махсус күнегү ясыйм. Чәй һәм үлән төнәтмәләрен бик күп эчәм, тукранбаш чәчәген аеруча яратып кулланам. Салкын тию билгеләрен сизү белән кара түгәрәк борыч кабарга киңәш итәм. Бик булыша», - ди ул.

Әңгәмәдәшем алмадан серкә дә ясарга өйрәтте. Өч литрлы банкага бер литр су, алма турап саласың. Өстен дүрт-биш кат марля белән каплап, үзеңә уңайлы урынга куясың. Ике атнадан серкә әзер, аны бары тик сыгып кына аласы кала. «Серкәне галимнәр “Сәламәтлек эликсиры” дип йөртәләр. Кичтән бер литр суга ике чәй калагы алма серкәсе салып куеп, шуны иртән эчсәң, ул организмны “уятып” җибәрә. Ә инде 1,5 литрлы шешәгә әрем яфраклары, алма серкәсе өстәп ясалган төнәтмә исә аяклар авыртканда сөртү өчен файдалы. Әмма халык медицинасы буенча дәваланганчы, иң элек табиб белән киңәшләшергә онытмагыз. Дөресен генә әйткәндә, сәламәт булу өчен, бик күп хәрәкәтләнергә кирәк. Хәзер кеше ялкау. Үләннәр җыеп киптерергә дә, күнегүләр ясарга да, хәтта җәяү йөрергә дә иренә. Теге яисә бу җире борчыса, тизрәк дару төймәсе каба да, эше бетә. Үз-үзеңне сакларга, хәрәкәттә – бәрәкәт булуын онытмаска кирәк», - дип тә киңәш бирә Каимә апа.

Балаларым, сеңелләрем - бар шатлыгым

Каимә апаның тормыш иптәше Миннегали абыйның вафатына да быел 24 ел булган. Берсеннән-берсе акыллы, укымышлы өч бала тәрбияләп үстерә алар. «Олы кызыбыз Гөлгенә – Кукмарада, Илшат – Сургутта, ә Марат Түбән Арбашта яши. Дүрт оныгым бар. Балаларым, сеңелләрем – минем бар тормышым, шатлыгым, куанычым. Бик тәрбиялиләр үземне, рәхмәтем чиксез. Исән-сау гына булсыннар да, бары тик яхшы хәбәрләрен генә ишетү насыйп итсен», - ди ул.

Кыз туган – Ходай бүләге, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Каимә апа да бертуган сеңелкәшләре - Свердловск өлкәсендә гомер итүче Нурсанә апа белән Үрәсбашта яшәүче Мәдинә апага ныклы терәк кенә түгел, иң якын кеше, киңәшче һәм сердәшче дә.

«Икенче әниебез дә әле ул безнең. Шатлыкны да, борчуларыбызны да иң элек аңа сөйлибез. Чөнки һәрчак үзенең акыллы киңәшләрен бирә, юату сүзләрен таба ул. Олыгайган көндә дә апалы булу – иң зур бәхетләрнең берсе. Без кечкенәдән бик дус идек, бер-беребезгә бөтенләй дә авыр сүз әйтмәдек. Алга таба да бербөтен булып яшәргә язсын», - ди Мәдинә апа.

Фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев