Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан мөфтилегенә кандидат районыбызның имам-хатыйплары белән очрашты

Кукмара үзәк мәчетендә район имам-хатыйпларының Татарстан мөфтилегенә кандидат итеп күрсәтелгән Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуы булды. Бу киңәшмәдә район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм мөфтилеккә кандидатларның берсе Камил хәзрәт Сәмигуллиннар катнашты. Фикер алышуларда алардан тыш Касыйм хәзрәт, район мөхтәсибе Зиннур хәзрәт, Әхтәм...

Кукмара үзәк мәчетендә район имам-хатыйпларының Татарстан мөфтилегенә кандидат итеп күрсәтелгән Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуы булды. Бу киңәшмәдә район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм мөфтилеккә кандидатларның берсе Камил хәзрәт Сәмигуллиннар катнашты. Фикер алышуларда алардан тыш Касыйм хәзрәт, район мөхтәсибе Зиннур хәзрәт, Әхтәм хәзрәтләр ислам динендә әбү Хәнифә мәзхәбендә булып, моңарчы мөфти вазыйфаларын вакытлыча башкарган Камил хәзрәт кандидатурасын хупладылар.

17 апрельдә Татарстан мөселманнары Корылтаенда яңа мөфти сайланып куелачак. Күрсәтелгән кандидатуралар арасында Мансур хәзрәт үз кандидатурасын Камил хәзрәт файдасына алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: имамхатыйплар очрашуы

erid: 2VtzqxWHLUk