Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов 4нче чакырылыш Кукмара район Советы утырышында катнашты

Районның икътисадый хәле күп кенә нефтьче районнарны көнләштерерлек, дип билгеләп үтте Марат Готыф улы.

Кукмарага эш сәфәре белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев, Римма Ратниковалар килде. Кунаклар башта «Кукмара» сәнәгать паркында «Расплав» җәмгыятенең, аннан соң «Татар балы» кооперативының эшчәнлеге белән танышты. Аш-Буҗи авылында кунакларны «Мәдәният» милли проекты нигезендә төзелгән яңа клубта тальян моңнары, татар халкының милли ризыгы чәкчәк белән каршы алдылар. Ә Зур Сәрдек авылындагы яңа төзекләндерелгән мәдәният йортында җирле эшмәкәрләрнең көче белән әзерләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Эш сәфәре биредә 4нче чакырылыш район Советы утырышы белән тәмамланды.

«Икенче ел инде без пандемия белән бергә “яшибез”, әмма шуңа бәйле рәвештә туган кыенлыкларга карамастан, район 2021 елны уңышлы тәмамлады. Кеше капиталын саклау һәм үстерү, халык өчен уңайлы мохит булдыру, тотрыклы икътисадый үсешне тәэмин итү төп бурычлар булып кала. Максатчан эш нәтиҗәсендә социаль инфраструктураны үстерү, яңа эш урыннары булдыру, район үсешенең төп факторы булган инвестицияләр җәлеп итү буенча зур эш башкарылды», - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үзенең чыгышын утырышта катнашучыларны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү һәм тырыш хезмәт өчен рәхмәтен белдерүдән башлады.

«Республикада күп еллар дәвамында матур традиция дәвам итә: елны тәмамлаганнан соң һәр муниципаль берәмлек хисап җыелышлары үткәрә. Мондый очрашулар бик файдалы, чөнки алга таба тагын нәрсә эшләргә икәнен билгеләү өчен, артка борылып, тәнкыйтьчел караш ташларга кирәк. Җаваплы хакимият, һичшиксез, шундый булырга тиеш», - диде ул.
Киңәшмә барышында Марат Әхмәтов Кукмара районының хезмәт эшчәнлегенә югары бәя бирде.

«Сезнең җирлек белән танышлык күптәннән дәвам итә. Күрше районда җитәкче вазыйфаны башкарганда көндәшләр, хезмәттәшләр булып торган чаклар да булды. Шул вакытларда ук Кукмарадан бик күп яңалыклар күреп өйрәндек, аны үзебездә кулландык. Бу бик матур арадашлык иде. Егерме елдан артык авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшләгәндә дә гел районнарда йөрергә туры килде. Шуннан чыгып, минем аларны чагыштырып карау, үземчә гадел бәя бирү мөмкинлегем бар, тәҗрибәм җитәрлек. Беренчедән, Кукмара - Татарстанда бик дәрәҗәле, тотрыклы үсештә баручы, кыю максатлар белән яшәүче үрнәк, орденлы бердәнбер район», - диде Марат Әхмәтов.

Районның икътисадый хәле дә күп кенә нефтьче районнарны көнләштерерлек, дип билгеләп үтте Марат Готыф улы. Хәзерге вакытта районда 17 миллиард сумлык эчке региональ продукт җитештерелә, үткән ел белән чагыштырганда үсеш- 12 процент. Әгәр планга куелган барлык проектлар да тормышка ашырылса, районда 30 миллиард сумнан да ким булмаган күләмдә эчке региональ продукт җитештерү мөмкинлеге бар, диде ул.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев