Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Суы шифалы булсын

Туембаш авылы халкы цивилизациягә тагын бер адым атлады - һәр хуҗалык, һәрбер учреждение бердәм су системасына тоташтырылды. Туембашлыларны сулы итү буенча башланган эшне төгәлләү тантанасына, авыл халкы белән тарихи мизгелне уртаклашырга дип, район Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Нотфуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары И.Габдрахманов, министрлыкның бүлек җитәкчесе И.Гафуров, "Татмелиорация"...

Суның яшәү чыганагы булуы һәркемгә мәгълүм. Краннардан җылы, салкын су агып торганда аның кадерен, билгеле, белеп бетермибез. Ә инде су килү туктала икән - яшәвебез дә туктап калгандай тоела. Чөнки тормыш иткәндә кайсы гына эшкә барып тотынсаң да гап-гади су кирәк.
Үз көнен үзе күреп, мул, бай тормышта яшәүче Туембаш халкы моннан ике ел элек, өебездәге кранны ачуга салкын, җылы су килер, дип уйламагандыр да, мөгаен. Авыл эчендә урамнарда ике чакрым юл ремонтлана, аңа таш салына, моңа өстәп газ торбалары, телефон чыбыклары үтә. Кыскасы, урамны казып, һәрбер йортка су челтәре тоташтыру мөмкин эш түгел. Шуңа күрә туембашлылар булганына шөкер итеп, суны чишмәдән ташый, ишегалды коесыннан ала. Ә күпләр барыбер замана таләп иткән уңайлыклар - өйләренә автомат кер юу машиналары, душ кабиналары урнаштыру хыялы белән янгандыр.
Авыл халкына әлеге мәсьәләне хәл итү юлын Туембаш авылына плотина төзү эше белән кайткан "Татмелиорация" җәмгыяте башлыгы Әнвәр Мәхмүт улы күрсәтә. "Ә нигә суүткәргечне авылдашларыгыз белән сөйләшеп, хуҗалыкларның бакчалары аша үткәрмәскә", - ди ул янәшәсендә басып торган Илдус Харис улына. Бу фикер авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарына гына түгел, һәркемгә ошый, билгеле. Һәр хуҗалыкның ризалыгын алып, суүткәргечләрне бәрәңге бакчалары аша казып урнаштыру эшенә авылда узган елның көзендә керешәләр. Бу катлаулы да, авыр да хезмәт Саба ПМК "Мелиорация" оешмасына тапшырыла.
Мастерлары Илсур Мөбарәкшин, Илфар Һадиев кул астындагы егетләр тырышып, эшне сыйфатлы, тиешле таләпләргә туры китереп башкаралар. Көнне төнгә ялгап эшлиләр дисәң дә, хата булмас. Юкка гына авыл тарихы битләренә кереп кала торган әлеге бәйрәм барышында алар адресына мактау сүзләре кат-кат әйтелмәде. Район хакимияте Башлыгының бер төркем хезмәткәрләргә тапшырылган Мактау грамоталары, туембашлыларның күңел җылысын биреп баскан киез каталар да аларның хезмәтләренә бәя.
-Барлыгы 9 чакрым суүткәргеч салынды, бу эшкә Федераль бюджеттан 10342 мең 73 сум акча тотылды, - ди авылның башка көндәлек эшләрен хәл итү белән беррәттән, су кертү эшенә дә башы-аягы белән кереп чумган Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов. - Авыл эченә 16 янгын сүндерү гидранты, 35әр тонналы су сыйдырышлы ике яңа башня куелды, су зонасы профнастил койма белән әйләндереп алынды. Су кертү авыл халкы өчен бушлай эшләнелде. Бары тик трассадан өйгә кадәрге өлеше генә үз хисапларына башкарылды. Авылдашлар кирәк-яракларны эзләп тә кибеткә чыгып китмәделәр. Эш шулай оештырылды - барысын да туплап, өйгә китереп бирделәр.
Әлбәттә, зур суммаларны таләп иткән эшләргә ныклы таянычың булмаса, тотынып та булмый. Шуңа күрә Туембаш халкы әлеге эшне башыннан ахырына кадәр күз уңында тоткан авылдашлары Илдус Харис улына, суүткәргеч өчен проект ясату, акча юнәтү мәсьәләләрен хәл итү, Мәскәүгә кадәр барып аны Федераль программага кертүне башкарып чыккан Илдар Шәфкать улына зур рәхмәтле.
Авыл имамы Габделхәй хәзрәт Гомәров дога кылып, кунаклар тарафыннан тасма киселгәч, авылга Аллаһның нигъмәте - су килде. Сихәтле су булсын ул туембашлылар өчен, шифасын күрсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk