Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сөт бәясе белән авыл халкы канәгать түгел

Язгы-җәйге айларда ел саен шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт бәяләре нык кими, быел да аның литрына 10-12 сумнан исәп-хисап ясалды. Югыйсә, продукциянең иң мул чорында аны күбрәк сатып, күбрәк акча эшләргә иде дә бит... Юк шул, авыл кешесенә акча бервакытта да җиңел керми. Көзгә аяк баскач, бәяләр бераз арта башлады. Район...

Язгы-җәйге айларда ел саен шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт бәяләре нык кими, быел да аның литрына 10-12 сумнан исәп-хисап ясалды. Югыйсә, продукциянең иң мул чорында аны күбрәк сатып, күбрәк акча эшләргә иде дә бит... Юк шул, авыл кешесенә акча бервакытта да җиңел керми.

Көзгә аяк баскач, бәяләр бераз арта башлады. Район башлыгы тарафыннан сөт бәясе 15 сумнан да ким булмаска тиеш дигән бурыч куелып, сентябрь аенда күп авыл җирлекләрендә аның һәр литрына 14-15 сумнан түләнде. Әгәр сөт җыючы шул бәядән исәп-хисап ясарга риза түгел икән, рәхим итеп, урынын икенче эшмәкәргә бирсен. Хәзер бит конкуренция заманы - һәркем хезмәттәшлек итү өчен үзенә кулайны эзли. Ник авыл кешесе генә мондый гаделсезлеккә риза булып яшәргә тиеш! Авыл җирлеге башлыгы тарафыннан бу мәсьәлә игътибар үзәгенә алынып, намуссыз эшмәкәрләрнең үзе теләгәнчә бәя уйнатуына чик куелса, бу өлкәдә әзме-күпме тәртип урнашыр иде.

Инде октябрь ае тәмамланып килә, ә Важашур авыл җирлегенең Поч. Сутер, Иске Каенсар авылларында, Түбән Өскебаш җирлегенең Югары Өскебаш авылында, Түбән Үрәс җирлегенең Түбән Үрәс, Иске Оча, Үрәсбаш авылларында әле сентябрьдә җыелган сөт өчен дә исәп-хисап ясалмаган. Сөт-май комбинатлары сөт җыючыларга тапшырылган продукция өчен вакытында акча түли бит, нигә алар акчаны халыкка бирү урынына, беренче чиратта үз мәнфәгатьләре өчен файдалана? Мал асрау җиңел эш түгел. Терлек азыгы хәзерләп, авыл кешесе җәй көне иркенләп ял итми дә кала. Моннан тыш, көндәлек мәшәкате дә күпме бит аның. Сөткә гадел бәя куелганда гына авыр хезмәтнең әҗере булыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk