Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әсән-Елга авылында полиция йорты ачылды (+фото)

Полициянең участок инспекторларын халыкка тагын да якынайту, аларның тормыш шартларын яхшырту максатында Татарстан Президенты инициативасы белән республикада махсус программа кабул ителгән иде. Аның кысаларында районда республика һәм муниципаль берәмлек хисабына ике административ-торак комплексы төзелеп сафка басты. Бүген Әсән-Елга авылында "Строй-Гарант" төзелеш оешмасы хезмәткәрләре көче белән төзелгән полиция йортының ачкычы иясенә...

Полициянең участок инспекторларын халыкка тагын да якынайту, аларның тормыш шартларын яхшырту максатында Татарстан Президенты инициативасы белән республикада махсус программа кабул ителгән иде. Аның кысаларында районда республика һәм муниципаль берәмлек хисабына ике административ-торак комплексы төзелеп сафка басты. Бүген Әсән-Елга авылында "Строй-Гарант" төзелеш оешмасы хезмәткәрләре көче белән төзелгән полиция йортының ачкычы иясенә тапшырылды. Тантанада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция начальнигы урынбасары Марат Айдаров, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина һәм башкалар катнашты.

Авыл җирлекләрендә эшләүче полициянең участок хезмәткәрләре һәрвакыт халык арасында булып, яңалыкларны күз уңында тотарга, авыл тормышы эчендә кайнарга тиеш. Моның өчен, әлбәттә, тиешле матди-техник база белән тәэмин ителү мөһим. Яшәү һәм хезмәт итү урынының бер түбә астында урнашуы җирлекләрдә килеп чыккан күңелсез вакыйгаларны кисәтү, булдырмый калу өчен дә уңайлы булачак. Тантанада чыгыш ясаучылар, үзләренең котлау сүзләреннән соң, нәкъ менә шул хакта ассызыкладылар.

-Бүген республикада дүртенче административ-торак йорт куллануга тапшырыла. Әлеге йортта участок инспекторы үзенең гаиләсе белән яшәячәк. Шулай ук хезмәт урыны да бер түбә астында булу аңа халык белән тагын да тыгызрак элемтәдә торырга, һәр яңалыктан хәбәрдар булырга ярдәм итәчәк, - диде Марат Айдаров һәм йорт төзелешенә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештереп, аларны бүләкләп узды.

Полициянең участок инспекторы вазыйфасын башкаручы Бурсык Елга авылы егете Дамир Әхмәтгалиев сигез ел Лаеш районында эшләгән булган. Кукмарада исә икенче елын участок инспекторы вазыйфасын башкара. Тормыш иптәше Алсу белән бер ул, бер кыз тәрбиялиләр.

-Хәзер минем барлык уңайлыклар да тудырылган эш кабинетым булды. Бинаның торак өлеше дә бик ошый. Мин бик шатмын, - ди Дамир.

Административ-торак йортның уң ягында участок инспекторының эш бүлмәсе булса, икенче өлешен торак йорт алып тора. Йокы, кунак, ашханә, бәдрәф һәм юыну бүлмәләре - барысы да заман таләпләренә туры китереп эшләнгән. Җылы-салкын су, газ, канализация үткәрелгән.

Яңа йортта исән-имин яшәргә һәм эшләргә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X