Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сессия үткәрелде

16 мартта Кукмара район Советының унбишенче сессиясе булды. Анда Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең эштән азат итү турында гаризасы каралды, әлеге вазыйфа урынына конкурс игълан итү, башка көн тәртипләре буенча районда физкультура-сәламәтлек һәм спорт-массакүләм эшләренең торышы, 2013 елга кадәр бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген күтәрү буенча Кукмара муниципаль районы программасы проекты,...

16 мартта Кукмара район Советының унбишенче сессиясе булды. Анда Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең эштән азат итү турында гаризасы каралды, әлеге вазыйфа урынына конкурс игълан итү, башка көн тәртипләре буенча районда физкультура-сәламәтлек һәм спорт-массакүләм эшләренең торышы, 2013 елга кадәр бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген күтәрү буенча Кукмара муниципаль районы программасы проекты, "Кукмара муниципаль районының 2012 елга һәм 2013-2014 елларның планлаштырылган чорына бюджеты турында"гы Кукмара муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү, районда бала хокукларын саклау һәм башка мәсьәләләр тикшерелде. Алар буенча районның яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Я.Зыятдинов, финанс-бюджет палатасы рәисе Р.Нотфуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Җамалиевалар чыгыш ясады. ТР Эчке эшләр министрлыгының Кукмара эчке эшләр бүлеге начальнигы З.Гәрәфиевның хисабы, район прокуроры М.Нәҗиповның чыгышы тыңланды.
Район Советы сессиясе эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Р.Ратникова катнашты.
Сессиягә район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин йомгак ясады.
-РФ Президентын сайлауларда актив һәм нәтиҗәле катнаштык. Алда зур бурычлар тора, бу хакта февраль аенда районыбызда булып киткән ТР Президенты Р.Миңнеханов та билгеләп үтте. Сессиядә каралган мәсьәләләрнең барысы да актуаль. Халыкның тормыш-көнкүреш хәлен яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү безнең көндәлек хезмәтебезгә бәйле. Бүген киләчәкне күз алдында тотып эшләргә тиешбез, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk