Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Семинар-киңәшмәдә вахитлеләрнең хезмәте югары бәяләнде

Вахитов исемендәге хуҗалык базасында язгы кыр эшләренә хәзерлек, малларны кышлату чоры мәсьәләләренә багышланган район семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Семинарда катнашучылар Лельвиж бүлекчәсенең машина-трактор паркында техника ремонты барышы белән таныштылар. Биредә инде барлык авыл хуҗалыгы машиналары сафка бастырылган. Терлекчелектә дә нәтиҗәле эшлиләр, бүгенге көндә һәр сыердан уртача 24 килограмм сөт савыла. Лельвиж бүлекчәсендә...

Вахитов исемендәге хуҗалык базасында язгы кыр эшләренә хәзерлек, малларны кышлату чоры мәсьәләләренә багышланган район семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Семинарда катнашучылар Лельвиж бүлекчәсенең машина-трактор паркында техника ремонты барышы белән таныштылар. Биредә инде барлык авыл хуҗалыгы машиналары сафка бастырылган. Терлекчелектә дә нәтиҗәле эшлиләр, бүгенге көндә һәр сыердан уртача 24 килограмм сөт савыла. Лельвиж бүлекчәсендә узган ел 128 миллион сум акча кереме алынган, шуның 41 миллион сумы - саф табыш. Керемнең 62 процентын сөт сатудан кергән акча тәшкил итә.

Хуҗалыкның Поршур фермасында да маллардан мул продукция алына. Ә гомумән алганда, хуҗалык буенча хәзерге вакытта көн саен 25 тонна сөт сатыла. Вахит терлекчелек комплексында 1200 сыерга исәпләнгән мега-ферма төзүгә керешкәннәр, аны көзгә куллануга тапшырырга ниятлиләр. Семинарда район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты һәм вахитлеләрнең хезмәтенә югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk