Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Семинар-киңәшмәдә әсәнбашлыларның кыр эшләре хәзерлегенә уңай бәя бирелде (+фото)

Язгы кыр эшләренә хәзерлек бүген авыл хуҗалыгында иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Чөнки кыр эшләре башланырга күп дигәндә ай ярым вакыт калып бара. Район хуҗалыкларында 480 трактор булса, шуның 60 проценты инде төзекләндерелгән, әле 71 трактор ремонт көтә. Бу эшне аеруча агрофирмаларда тизләтергә кирәк. Ә авыл хуҗалыгы машиналарының инде...

Язгы кыр эшләренә хәзерлек бүген авыл хуҗалыгында иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Чөнки кыр эшләре башланырга күп дигәндә ай ярым вакыт калып бара. Район хуҗалыкларында 480 трактор булса, шуның 60 проценты инде төзекләндерелгән, әле 71 трактор ремонт көтә. Бу эшне аеруча агрофирмаларда тизләтергә кирәк. Ә авыл хуҗалыгы машиналарының инде күбесе хәзерлек сызыгына куелган, озакка сузмыйча чәчү комплексларын төзекләндерү таләп ителә. Апрель башында Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан махсус комиссия килеп, кыр эшләрендә катнашкан техниканың хәзерлеген тикшерәчәк.

Ә "Әсәнбаш" агрофирмасында инде барлык тагылма машиналар сафка бастырылган, 43 тракторның 27се дә төзек хәлдә. Минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары туплый башлаганнар. Чәчүлек орлык җитәрлек күләмдә салынган, кайбер орлык партияләрен яңартырга кирәк. Әлеге агрофирманың "Заря" бүлекчәсендә үткәрелгән район семинар-киңәшмәсендә әсәнбашлыларның кыр эшләренә хәзерлегенә уңай бәя бирелде. Әмма агрофирманың икътисадый хәле тамырдан үзгәреш таләп итә. 2013 елны алар 117 миллион сумга якын акча кереме белән төгәлләсәләр дә, ит һәм сөт җитештерүнең, игенчелек тармагының зыянга эшләве, чыгымнарның зур булуы сәбәпле, ел 23 миллион сум зыян белән төгәлләнгән. Бүген агрофирма көнгә 17 тонна сөт җитештерә, бер сыердан 12,7 килограмм сөт савыла. 1 апрельгә көнлек савымны 14 килограммга җиткерүне бурыч итеп куйганнар.

-Моның өчен барлык шартлар бар, хезмәткә мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртергә кирәк. Агрофирмаларда җитәкчелек алмашынды, шушы бер ай эчендә дә уңай үзгәрешләр сизелә башлады, бу эш дәвамлы булсын, -дигән теләген җиткерде район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk