Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Село Чурада Качмануга килүчеләрне кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар (+фото)

Бүген православие дине вәкилләре үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсе - Качмануны билгеләп узды. Районыбызның Село Чура авылында да әлеге бәйрәмгә тырышып әзерләнгәннәр: инештә бәке ясалган, махсус киенү-чишенү урыннары да бар, салкыннан туңганнарга җылыну өчен самоварда чәй кайнап тора, табада кайнар коймаклар чыжылдый. Полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын...

Бүген православие дине вәкилләре үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсе - Качмануны билгеләп узды. Районыбызның Село Чура авылында да әлеге бәйрәмгә тырышып әзерләнгәннәр: инештә бәке ясалган, махсус киенү-чишенү урыннары да бар, салкыннан туңганнарга җылыну өчен самоварда чәй кайнап тора, табада кайнар коймаклар чыжылдый. Полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын күзәтчелегенең Кукмара бүлеге хезмәткәрләре дә тәртип сагында тора.

Көн, Качмануга хас булганча, шулкадәр салкын, әмма кояшлы һәм җилсез иде. Бераз басып торуга зәмхәрир салкын битләрне өтеп-өтеп ала. Бәйрәмгә килүчеләрне, бәкегә чумучыларны андый салкыннар гына куркыта димени?! Бер-бер артлы бозлы суга чумучы ир-егетләрне күргәч, тәннәр калтырап куя.

-Суга кергәнче генә салкын кебек бит ул. Суы җылы аның, - диләр әле алар.

Әйе, чыннан да, бәкедәге судан пар бөркелеп тора. Суның җылымса булуын бит-кулларын су белән чылаткан апалар да раслады.

-Качмануда су изгеләндерелгән була. Без бозлы суга керергә куркабыз, әмма йөзләрне юып алдык. Шифасы булсын, - ди Кукмарадан килгән Людмила Иванова.

Самавыр чәе белән сыйланып, коймаклардан авыз иткәннән соң, халык чишмәдән су алырга юнәлә. Әгәр Качману көнне су алып кайтып аны куллансаң, бик күп чирләрдән шифа аласың, дигән ышану яши бит. Дөньялар имин, игеннән мул, табыннарыбыз түгәрәк, һәркем сау-сәламәт, бәхетле булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk