Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сагындырдың, яз кояшы!

Редакциягә яз февраль урталарында ук килеп керде. Дөресрәге, аны яшелчә, чәчәк орлыклары сатучы ханым алып керде: ул өстәл өстенә таратып салган, тышына помидор, кыяр, кишер рәсемнәре төшерелгән пакетлардан туфрак, яшел үлән исе бөркелгәндәй булды. Аңа кадәр үк инде "Борыч чәчтеңме?", "Борычың тишелдеме?" дип сөйләшә башлаган идек. Ни дисәң дә, иң...

Ул арада төрле авыл җирлекләреннән Май чабу бәйрәмнәре үткәрелү турында хәбәрләр килә башлады. Монысы да яздан сәлам бит!

Ә табигать әле язга ишек ачарга ашыкмый. Калын йомшак юрганга төренеп йоклаучы җир-ананың селкенәсе дә, керфеген тибрәтәсе дә килми сыман. Уянып, юрганын инеш-елгаларга таба ишеп төшергәч, кызу эш башланачагын белә бит ул: игенчеләр кырга чыгар, бакча эшләре башланыр, кемдер төзү хәстәренә керешер. Ә хәзергә ул йоклый әле, кояшның көннән-көн кыюлана барган нурлары да кар катламын үтеп керә алмый, алар әлегә асфальт өстен җебетергә генә сәләтле.

Ә шулай да сагындыргансың икән, яз кояшы! Быел кышкы көннәр бик чытык булды шул. Гыйнвар аенда кояшлы көннәр, күп булса, биш-алтыдан артмагандыр. Чит ил халкы безне караңгы, төксе йөзле, елмая-көлә белми дип юкка гына гаепли. Баш өсләрендә айлар буе катлы-катлы болытлар өелеп торса, үзләренең дә бик елмаясылары килмәс! Февральдә дә кояш җиһанга болыт артыннан бик иренеп кенә карады: чалт аяз көннәр атнага тулдымы икән? Югыйсә, аны инде көтәләр: сыек кына кояш нурына да кинәнеп, калай түбәләрдән тамчылар тама башлый, койма өсләренә песиләр менеп "кунаклый", күңел урамга тартыла...

Озакламый авылларда Нәүрүз бәйрәмнәре башланыр. Салкыннары-бураннары белән куркытып туйгач, март ае да юашланып, язга юл бирер. Исәннәргә әле бер елны да язның да, көзнең дә килми калганы юк. Бары тик хәере белән килсен дә, бәрәкәтле, икмәкле язлар-җәйләр булсын!

depositphotos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk