Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рүзәл Мөхәммәтшин – “Ак Бүре” авторы

Рүзәл Мөхәммәтшин исемен бүгенге әдәбият һәм мәдәният дөньясында белмәүчеләр сирәктер. Ник дигәндә, районыбызның Татар Толлысы авылында туып-үскән Рүзәл "Ак бүре" дөньякүләм татар операсына либретто иҗат итте. Әлеге эпик опера-әкият Казанның Игенчеләр сарае алдындагы мәйданда, Казанда узган Универсиада көннәрендә сәхнәгә куелды. Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан симфоник оркестры проектына Рүзәл ничек алынган?...

Рүзәл Мөхәммәтшин исемен бүгенге әдәбият һәм мәдәният дөньясында белмәүчеләр сирәктер. Ник дигәндә, районыбызның Татар Толлысы авылында туып-үскән Рүзәл "Ак бүре" дөньякүләм татар операсына либретто иҗат итте. Әлеге эпик опера-әкият Казанның Игенчеләр сарае алдындагы мәйданда, Казанда узган Универсиада көннәрендә сәхнәгә куелды. Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан симфоник оркестры проектына Рүзәл ничек алынган? Гаилә, иҗат, эш - яңа буын шагыйренең мыскал да вакыты җитмәвенә карамастан, аның белән телефоннан хәбәрләшеп, "Ак Бүре" турында гәпләшеп алдык.

-Рүзәл, иң элек шуны сорыйм әле: Кукмарага сагынып кайтасыңмы?

-Һәрвакыт. Кукмара дигәч, шунда ук күз алдыма әти-әнием, сеңлем килеп баса. Бәлки, соңгы арада теләгән кадәр еш кайта алмавыма да бәйледер бу.

-"Ак Бүре"не сиңа кадәр Лондонда яшәүче шагыйрь Равил Бохараев эшли башлаган. Ләкин аның вафат булуы сәбәпле, сиңа либреттоны өр-яңадан язарга туры килгән икән.

-Әйе, "Ак Бүре"гә көй язган композитор Зөлфия Рәүпова миңа үзе мөрәҗәгать итте. Ул шигырьләремне яратып укып барган. Узган ел Камал театрында сәхнәгә куелган "Хан кызы Турандык" спектаклен дә тәрҗемә итүемне белгән. "Ак Бүре"гә мин бик теләп алындым һәм аны бар күңелемне биреп башкардым. Дөреслектә, миңа бик зур җаваплылык йөкләнгән иде. Чөнки персонажның исеме үк үз-үзен акларга тиеш иде. Ак Бүре - борынгыдан татарларны явыз көчләрдән саклаучы рух саналган, төрки бабалар аңа табынган. Әсәр тамашачы хозурына тәкъдим ителгәнче җилкәмдә авыр йөк булып торды. Иҗат барышында Бохараевның тексты барлыгын белсәм дә, аны хәтта укып та чыкмадым. Игътибарны язучы Нурихан Фәттахның тарихи романнарына, фольклорга юнәлдердем, аларны кат-кат өйрәндем.

-"Ак Бүре"гә либретто язуга Равил Бохараевның хатыны Лидия Григорьева да алынып караган, ләкин гонорары аз булу сәбәпле, бу эштән баш тарткан, диләр...

-Чынлыкта, әлеге проектның матди ягы минем өчен икенче урында торды. Беренче чиратта - иҗат, үз-үземне әлеге жанрда сынап карау булды. Моңарчы андый күләмле әсәрләргә алынганым юк иде.

-Кыскача әйткәндә, әсәр нәрсә турында бара?

-"Ак Бүре" - татар әкиятләре, риваятьләре нигезендә язылган заманча опера. Аның нигезендә яхшылыкның яманлыкны җиңүе турындагы сюжет ята. Dell'Arte стилендә эшләнгән бу әсәрдә 250ләп кеше катнашты. Опера үзе ике ел буе язылды, мин исә либреттоны ярты елдан артык иҗат иттем. Киләчәктә ул Татарстанның һәм Россиянең башка шәһәрләрендә күрсәтелер, дип ышанасы килә.

-Әлеге операга либретто язу холкыңа берәр үзгәреш керттеме?

- Юк кебек.

-Хәзер үзеңне "йолдыз" дип саныйсыңмы?

-Юк, "йолдыз" дип шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаны саныйм (көлә - автор). Исеме шундый булганга. Миндә андый чир юк, дип беләм. Читтән караганда ничек тоеладыр тагын.

-Әңгәмәң өчен рәхмәт, Рүзәл.

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА

Белешмә. Рүзәлгә 24 яшь. Ул "Идел" журналының шигърият бүлегендә эшли. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаган. "Каралама" китабы авторы. Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Өйләнгән, улы Иделгә 2 ай.

Рүзәл Мөхәммәтшин күчтәнәче

Гасыр башы

Күңелләрдән шигырь эзлим...

Дәригъ! -

Тик тапканым -

Курку бары, шом.

Җир йөзеннән, күрәсең ки, аның

Акрын гына китеп барышы.

Инкыйлаблар арты инкыйлаблар,

Зат алыша затны,

Сынны - сын.

Нечкә лирика соң ни хәл кылып,

Кай куышка кереп сыенсын? -

Ут ялмаган йортның тәрәзендә,

Ватып чыгам, дипме, почмагын,

Бәргәләнә нәни күбәләктәй...

Дөрләп яна гасыр учагы:

Чатыррр!

Чотыррр!

Тынмый һаман тавыш,

Тынмый һаман һич шау, һич "ура":

Җиһан кадәр җиһан шаша икән,

Шигырь ничек түзсен бу чорда?

Кеше кадәр кеше шаша икән,

Шигырь ничек түзсен бу чорда?! -

Ни дәгъва ит - күңелеңне шулай

Йолкып-йолкып җилгә очыр да...

Инкыйлаблар арты инкыйлаблар,

Дзот алыша дзотны,

Сынны - сын.

Нечкә лирика соң ни хәл кылып,

Кай куышка кереп сыенсын? -

Ут ялмаган бикле утардагы

Җай-чарасыз калган үгездәй,

Сыртын ерта-ерта, бәргәләнеп,

Китеп бара...

Китә ул бездән...

Күңелләрдән шигырь эзлим...

Дәригъ! -

Тик тапканым - явыз ниятләр.

Сыгыла да хыялларым, кабат

Китереп бер сылый ияккә:

Юк аларда җылылыкка урын,

Юк аларда гамь дә, борчу да,

Шигырь дә юк...

Шигырь дә юк икән,

Нинди өмет булсын бу чорда?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

erid: 2VtzqxWHLUk