Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рәшит 60ны узды

Байлангар мәктәбендә укыган вакытта ук Нормабаш авылы почтальоны булып эшли башлаган егет-малай "Маяк" колхозында ветеринария табибы вазыйфаларын башкарганда лирик шигырьләре, үткен мәкаләләре белән "Хезмәт даны" газетасының актив хәбәрчесе булып китә.

Менә 1973 елдан бирле ул район газетасының "штаб нәчәлнигы" - редакциянең җаваплы сәркатибе. Газетабыз республикада иң зур тиражлы, күпсанлы конкурсларда җиңүче икән, Рәшит Минегали улының да саллы өлеше бар монда.
Редакция каршындагы "Салават күпере" иҗат берләшмәсенә ялкын сулышы өрергә дә, каз өмәләре, «Кукмара кышы» татар җыры конкурслары, мини-футбол турнирлары оештыруга да вакыт таба - каерып эшли торган вакыты.
Каләмең тутыкмасын, иҗатың үрләренә менүеңне сау-сәламәт көе дәвам ит, каләмдәшебез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X