Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия көне алдыннан яшь кукмаралылар үзләренең беренче паспортларын алдылар

Балаларны район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова котлады.

Россия көне алдыннан Кукмара районы яшүсмерләре Россия паспорты алды. Тантана районның ЗАГС бүлегендә узды, анда район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова катнашты.

Район башлыгы урынбасары балаларны тормышларындагы мөһим вакыйга – беренче паспорт алу һәм Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булу белән котлады. Ул аларга тормышта зур уңышларга ирешүләрен теләде.

Чараны оештыручылар паспорт алучыларга Россия Федерациясе Конституциясен, паспорт өчен тышлыклар һәм триколор тасмаларын бүләк иттеләр.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X