Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия чемпионы

Быел Олыяз урта мәктәбен тәмамлаган Айнур Нәҗмиев район беренчелегенә үткән ярышларда 30 тапкыр чемпион, биш тапкыр үз үлчәү авырлыгында Сабантуйлар батыры, ике тапкыр Россия чемпионы булды.

Безнең Олыяз авыл җирлегендә инде дистә ел чамасы милли көрәш түгәрәген Илсур Нәҗмиев җитәкли. Айнур әтисе кул астында бу түгәрәктә биш яшьтән бирле шөгыльләнә. Кечкенә Айнур әкренләп олырак яшьтәге абыйлары ясаган күнегүләрне кабатлый, көрәш алымнарына теләп өйрәнә. Яшьтән чыныгып үскән яшь спортчыга җиңүләр дә озак көттерми. Районда үткән милли көрәш ярышларында елдан-ел югарырак нәтиҗәләргә ирешә. Җиңү тәмен татыганчы күпме көч түккәнен ул үзе генә белә. Көрәш түгәрәгенә йөрүче балаларның тырышлыгын күзәтеп сокланып та, кызыгып та куясың. Тренер Илсур абыйлары да һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын тиз күреп ала. Даими шөгыльләнүнең нәтиҗәсе дә күренә. Илсурның күп шәкертләре республика ярышларында призлы урыннар яулый.
2008, 2009нчы елларда "Сабантуй" газетасы, 2011нче елда "Татарстан яшьләре" газетасы призларына үткәрелгән республика ярышларында чемпион; 2010, 2011нче елларда Татарстан Республикасы Президенты кубогына бәйгеләрдә җиңүче, 2011 елда Россия беренчелегенә Пермьдә үткәрелгән милли көрәш турниры чемпионы һәм татар-башкорт көрәше буенча Россия чемпионы булу - үрләрнең иң зур баскычы.
"Яңа гасыр" телеканалында бара торган "Батырлар" тапшыруында да ул үзенең көрәш турындагы төпле фикерләрен тамашачыларга төгәл, ышанычлы итеп җиткерде. Физик яктан гына түгел, рухи яктан да нык ихтыярлы егет үзенең уңышларының нигезендә әтисе - танылган тренер, бик күп көрәшчеләрнең остазы Илсур Туфан улының хезмәте ятуын горурланып сөйләде.
Быелгы җәйдә Айнур Мамадыш районының Җөри Сабантуенда үз авырлыгында I урын яулады һәм яшьләр арасында абсолют батыр калды. Уфада яшьләр арасында үткән Россиякүләм ярышта да чемпион булды. Һәр эшне җаваплылык тоеп башкаручы, әтисенең уң кулы, ярдәмчел, тыйнак, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны үзенә максат итеп куйган Айнур Нәҗмиев быел 11нче сыйныфны уңышлы тәмамлады. Егетнең исәбе Казан энергетика университетында укуын дәвам итү.
Алга таба да район, республика, Россия данын яклап көрәшергә, таза-сау булып, үрнәк эшләрең белән авылдашларыңны сөендерергә язсын сиңа, Айнур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X