Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республика турнирында Кукмараның спортчы егетләренә тиңнәр булмады (+фото)

"TATFIGHT" һөнәри көрәш лигасы кысаларында Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексында республика турниры үткәрелде. Программада киокусинкай каратэ, сугышчан самбо, кикбоксинг бар иде. Әлеге чарада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Россия Сугышу сәнгате берлегенең Татарстан Республикасы буенча филиалы Президенты, "ТАТФАЙТ" һөнәри көрәш Лигасының мактаулы президенты, Татарстан Президенты ярдәмчесе Фәрхәт Хөснетдинов, ТАТФАЙТ" һөнәри көрәш Лигасы,...

"TATFIGHT" һөнәри көрәш лигасы кысаларында Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексында республика турниры үткәрелде. Программада киокусинкай каратэ, сугышчан самбо, кикбоксинг бар иде.

Әлеге чарада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Россия Сугышу сәнгате берлегенең Татарстан Республикасы буенча филиалы Президенты, "ТАТФАЙТ" һөнәри көрәш Лигасының мактаулы президенты, Татарстан Президенты ярдәмчесе Фәрхәт Хөснетдинов, ТАТФАЙТ" һөнәри көрәш Лигасы, Татарстан Республикасы Комбат үзоборона Федерациясе президенты Михаил Харитонов, Татарстан Республикасы җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе, Россия Сугышу сәнгате берлегенең Татарстан Республикасы буенча филиалы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгының әйдәп баручы консультанты Дмитрий Дорогов һәм башкалар катнашты.

Турнирда кукмаралылар - Шәүкәт Җамалиев, Альберт Шәңгәрәев, Марсель Сөләйманов, Рәмис Сәгъдиевлар җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X