Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

РДКда мәгариф хезмәткәрләренең пленар утырышы булды (+фото)

Район Мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. "Белем бирү системасы үсешенең заманча муниципаль модельләренең актуаль мәсьәләләре" дигән тема астында үткән киңәшмәдә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары, мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү өлкәсендәге күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова, мәгариф хезмәткәрләре,...

Район Мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. "Белем бирү системасы үсешенең заманча муниципаль модельләренең актуаль мәсьәләләре" дигән тема астында үткән киңәшмәдә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары, мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү өлкәсендәге күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова, мәгариф хезмәткәрләре, чакырылган кунаклар, мәктәп директорлары, аларның урныбасарлары, укытучылар катнашты.

Район башлыгы үзенең чыгышында мәгариф өлкәсенең үсеш юлында булуын билгеләп узды.

-Дәүләт программалары кысаларында яңа мәктәпләр, балалар бакчалары сафка баса, реконструкцияләр ясала, спорт мәйданчыклары төзелә, - диде ул. - Безнең төп бурычларның берсе булып тормыш итүгә, көн күрүгә яраклашкан буын тәрбияләү. Мәктәп бала өчен әти-әни дә, иптәш тә булырга тиеш.

Киңәшмәдә башкала кунагы Гөлнара Габдрахманова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, Туембаш төп мәктәбе директоры Нурфия Зыятдинова, бистәбезнең 7нче номерлы балалар бакчасы мөдире Рузалия Гобәйдуллина, Манзарас мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Светлана Бурцева, күппрофильле лицейның инглиз теле һәм әдәбияты укытучысы Диләрә Семеноваларның да чыгышлары тыңланды.

Пленар утырыш бүләкләүләр белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk