Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районыбыз игенчеләре уракка төштеләр

Сугыш, үтереш, авария, теракт, кризис турында телевизор экраннарыннан көн-төн яңгыраган шомлы хәбәрләр арасында әйтелгән кыска гына берничә җөмлә күңелгә май булып ягылды. "Быел Россиядә 100 миллион тонна икмәк җыелыр дип көтелә", - дип хәбәр итте диктор. Сугыш - буталыш, сәяси ыгы-зыгыга катышмыйча, ил тамагын туйдыру өчен авыл кешесе тыныч кына...

Сугыш, үтереш, авария, теракт, кризис турында телевизор экраннарыннан көн-төн яңгыраган шомлы хәбәрләр арасында әйтелгән кыска гына берничә җөмлә күңелгә май булып ягылды. "Быел Россиядә 100 миллион тонна икмәк җыелыр дип көтелә", - дип хәбәр итте диктор. Сугыш - буталыш, сәяси ыгы-зыгыга катышмыйча, ил тамагын туйдыру өчен авыл кешесе тыныч кына үз хезмәтен дәвам итә. Бәлки көн яңалыкларын аларның хезмәтен яктыртудан башларга вакыт җиткәндер?
"Кукмара" агрофирмасында да һәркем үз вазыйфасын башкару белән мәшгуль. Соңгы ике айда тукталып тормаган терлек азыгы хәзерләү мәшәкатьләренә игеннәрне урып-җыю өстәлде. Язгы чәчүгә районда иң беренче булып керешкән кебек, уракны да шушы агрофирма башлап җибәрде.
Эш барышы белән кызыксынып, телефоннан шалтыраткач:
-Әле уңышы җыелган гектарлар юк, комбайннар басуга яңа гына чыктылар, - дисәләр дә, шушы иң җаваплы вакытны күреп каласыбыз килде. Башлаган эш -беткән эш диләр бит бездә: беренче адым нык булса, калганы да шулай дәвам итә.
"Правда" бүлекчәсенең арыш басуына биш "Полесье" комбайны чыккан иде.
-Бу басуның ашлыгын суктырып, киптереп, беренче чиратта пай җирләре өчен халыкка бирергә исәплибез. Салам да өләшенәчәк, - ди агрофирманың башкаручы директоры Ришат Хәнәфиев.
Быел май аенда корылык үзен сиздерми калмады. Биредә дә әлеге басуның һәр гектарыннан уртача 20 центнер тирәсе уңыш чыгар дип исәплиләр. Хәзер булмаганга зарланып утырудан мәгънә юк, булганын югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Ә анысы эшне оештыруга, комбайнчыларның осталыгына бәйле.
-Кыр корабларын Рәшит Шакирҗанов, Игорь Карпов, Мулланур Мөхлисов, Илнур Камалиев, Альберт Хәсәнҗановлар иярли. Ә ярдәмчеләренең күбесе - Кукмара аграр көллияте студентлары. Барысы да яхшы хәзерлекле, эш рәтен белә торган егетләр. Көллият җитәкчелегенә, укытучыларыма зур рәхмәт. Ә иң тәҗрибәле комбайнчыларыбыздан саналган Раушан Хәсәновны механикалаштырылган отряд җитәкчесе итеп билгеләдек, - ди Ришат Хәнәфин.
Техниканы ремонтлауга да җитди караганнар. Кыр корабларын вакытында хәзерлек сызыгына куйганнары өчен комбайнчыларга премия сыйфатында өчәр, ә ярдәмчеләренә икешәр төргәк печән бирелгән.
3710 гектар җир биләгән бөртеклеләрне урып-сугуда 11 комбайн эшләячәк икән. Бүгенге көндә ике ЖРБ борчакны, ике ЖВН арышны теземнәргә сала, ЕС-1 комбайны катнаш азык культуралары ура. Тагын ике "Полесье" терлек азыгы хәзерләү эшенә җәлеп ителгән. Инде 6 мең тонна сенаж тупларга өлгергәннәр.
...Алдагы көннәр эссе булачак дип фаразлый синоптиклар. Басуларда да эш кызу булырга охшаган. Кызуламасаң, икмәксез дә, кышка саламсызда калуың ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk