Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Райондашыбыз Фәнүзә Кадыйрова хоккей буенча Россиянең җыелма командасы составына керде (+фото)

Сәрдекбаш авылы шугалагында биш яшеннән тренер әтисе - шайбалы хоккей буенча укытучы Фәхим Кадыйров кул астында шөгыльләнгән Фәнүзә Кадыйрова кызлар арасында хоккей буенча Россиянең җыелма командасы составына керде. Кукмарада "Олимп" боз сарае ачылганнан соң, Фәнүзә хоккей белән тренер-укытучы Илдар Ганиев җитәкчелегендә шөгыльләнә. Аның тырышлыгы белән 2011 елда безнең команда кызлар...

Сәрдекбаш авылы шугалагында биш яшеннән тренер әтисе - шайбалы хоккей буенча укытучы Фәхим Кадыйров кул астында шөгыльләнгән Фәнүзә Кадыйрова кызлар арасында хоккей буенча Россиянең җыелма командасы составына керде.

Кукмарада "Олимп" боз сарае ачылганнан соң, Фәнүзә хоккей белән тренер-укытучы Илдар Ганиев җитәкчелегендә шөгыльләнә. Аның тырышлыгы белән 2011 елда безнең команда кызлар арасында хоккей буенча Татарстанның IXСпартакиадасында өченче урынны алды. 2011 елдан Фәнүзә хоккей белән шөгыльләнүен Казанның "Форвард" хоккей клубында дәвам итә (тренеры Столбун С.Н.). 2011 елда ул А.В.Тарасов исемендәге "Алтын шайба" клубының Бөтенроссия ярышларында катнаша, кызлар командасы икенче урынны, ә 2012 елда дүртенче урынны ала. 2013 елда Венгриядә узган хоккей буенча дөнья чемпионатында да команда дүртенче урынга чыга. 2013 елда Германиядә дүрт милләт Кубогына узган яршыларда Фәнүзә Кадыйрова булган команда беренче урынны яулый. 2014 елда әлеге төр ярышлар Мәскәүдә уза, анда исә команда беренчелеккә чыга.

2015 елда аеруча сөенечле вакыйга була - Фәнүзә Кадыйрова кызлар арасында хоккей буенча Россиянең җыелма командасы составына керә. 5-13 гыйнварда Америка Кушма штатларының Буффало шәһәрендә хоккей буенча 18 яшькә кадәрге яшьләр җыелма командасының Дөнья Чемпионаты уза. Составында Фәнүзә Кадыйрова булган команда бронза медальгә лаек була. Соңгы секундларда Фәнүзә капкага хәлиткеч шайбаны кертә һәм команданы призлы урынга алып чыга. Якташыбызны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X