Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район Советының 40нчы сессиясе булды

Кукмара муниципаль район Советының 40нчы сессиясе булып узды. Анда 2015 елга һәм 2016-17 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты, район советының 2013 елның 12 декабрендә кабул ителгән карарына үзгәрешләр, җирле үзидарә органнарының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләве, район Советының 2015 елга планы һәм башка мәсьәләләр каралды. Сессияне район Советы рәисе урынбасары...

Кукмара муниципаль район Советының 40нчы сессиясе булып узды. Анда 2015 елга һәм 2016-17 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты, район советының 2013 елның 12 декабрендә кабул ителгән карарына үзгәрешләр, җирле үзидарә органнарының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләве, район Советының 2015 елга планы һәм башка мәсьәләләр каралды.
Сессияне район Советы рәисе урынбасары Равия Кәримуллина алып барды. Район җитәкчесе Сергей Димитриев йомгаклау сүзе белән чыкты.
-Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның еллык юлламасын һәм журналистлар белән үткәргән пресс-конференциясен һәркем игътибар белән тыңлагандыр. Ул анда илебездәге һәм дөньякүләм бүгенге вәзгытькә анализ ясады, проблемаларны хәл итү юлларына туктады, 2015 елда алда торган бурычларны барлады. Киләсе елга прогнозлар сагайта да, безнең үз көчебез белән авырлыкларны җиңәргә мөмкинлегебез бар. Моның өчен һәр хезмәт коллективыннан иҗади, җитештерүчән эш таләп ителә, - диде ул.
Сессиядә, тырыш хезмәтләре өчен, 35 ел Ядегәр авыл җирлеге сәркатибе булып эшләгән Гөлнур Мөбарәкшина "Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешенә керткән хезмәте өчен" медале, гомер буе район төзелеш оешмаларында хезмәт куйган Ринат Мәрданов "Татарстанның атказанган төзүчесе" дип мактаулы исем белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk