Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район Мәдәният йортында узган чыршы бәйрәменә 150 бала чакыру алган иде (+фото)

Район Мәдәният йортында узган чыршы бәйрәменә уку алдынгылары, район, республика, Бөтенрәсәй күләмендә узган фән олимпиадалары, фәнни-гамәли конференция, конкурс-бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңү яулаучылар, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән, ятим балалар чакырылган иде. Балаларны, аларның әти-әниләрен, укытучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева тәбрикләде, үзенең иң...

Район Мәдәният йортында узган чыршы бәйрәменә уку алдынгылары, район, республика, Бөтенрәсәй күләмендә узган фән олимпиадалары, фәнни-гамәли конференция, конкурс-бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңү яулаучылар, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән, ятим балалар чакырылган иде. Балаларны, аларның әти-әниләрен, укытучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева тәбрикләде, үзенең иң изге, иң матур теләкләрен юллады.

Район мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм мәдәният идарәсе оештырган бәйрәмгә 150 бала чакыру алган. Җырлап-биеп күңел ачканнан соң, балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk