Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район җитәкчесе Уразайда яшәүче тыл ветеранын 90 яшьлеге белән котлады (+фото)

Бүген Уразай авылында яшәүче Фәйзуллина Асия Хәйрулла кызына 90 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга район җитәкчесе Сергей Димитриев килде. Ул тыл ветеранына Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевалар да юбилярга...

Бүген Уразай авылында яшәүче Фәйзуллина Асия Хәйрулла кызына 90 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга район җитәкчесе Сергей Димитриев килде. Ул тыл ветеранына Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевалар да юбилярга үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр. Юбилярны тәбрикләргә балалары, кияү-киленнәре, оныклары, оныкчыклары, туганнары да җыйналган иде.

-Тормышның ачысын-төчесен күп күрдем, урманда утын да кистем, ашлыгын да урдым. Хәзер тормышлар бик әйбәт, табыннар мул, өйләр җылы. Без күргәннәрне берәүгә дә татырга язмасын, - ди Асия апа. - Биш ул, бер кыз тәрбияләп үстердем. Аллага шөкер, барысы да үз тормышлары белән яшиләр, минем урыным һәрчак түрдә.

Асия Хәйрулла кызының 14 оныгы, 17 оныкчыгы бар. Алга таба да Аллаһы Тәгалә аны сәламәтлектән аермасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk