Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район җитәкчесе Сергей Димитриев ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырды (+фото)

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшыруы, әлеге чарада райондашыбыз, сугыш ветераны Касыйм Дәүләт улы Дәүләтовның да катнашуы хакында хәбәр иткән идек инде. Бүген якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның исемен йөртүче Манзарас урта мәктәбендә дә тантаналы чара узды. Район җитәкчесе...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшыруы, әлеге чарада райондашыбыз, сугыш ветераны Касыйм Дәүләт улы Дәүләтовның да катнашуы хакында хәбәр иткән идек инде.

Бүген якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның исемен йөртүче Манзарас урта мәктәбендә дә тантаналы чара узды. Район җитәкчесе Сергей Димитриев ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырды.

Медальгә ия булучылар арасында Кукмарадан Риза Галин, Алексей Давыдов, Зур Кукмарадан Ислам Гыймадиев, Өлгедән Хатирә һәм Мөбарәкҗан Салиховлар, Гайфи Мөхәмәдиев, Зур Сәрдектән Әхәт Вәлиев, Красный Октябрьдән Абдул Мөлеков, Сәрдекбаштан Борһан Сәләхетдинов, Березняктан Миннәхмәт Хуҗиев, Яңа Сәрдектән Фоат Фәтхрахманов, Кенәбаштан Әкбар Хәйретдиновлар бар иде.

Район җитәкчесе үзләрен аямыйча сугышкан ветераннарның һәммәсенә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Тантана мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән чыгышлар, патриотик җырлар белән үрелеп барды. Ветераннар мәктәп музеенда булдылар, истәлеккә фоторәсемнәргә төштеләр. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.

Юбилей медальләре районыбызның барлык сугыш һәм тыл ветераннарына, тиңләштерелгән ветераннарга тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X