Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы урынбасары Кырымда эшлекле сәфәрдә булып кайтты

Татарстаннан бер төркем җитәкчеләр белән берлектә район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина Кырым Республикасының Бакчасарай районында эшлекле сәфәрдә булып кайтты. Делегациянең максаты - Бакчасарай районының җирле власть органнары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен җирле үзидарәне оештыру мәсьәләләре буенча укыту-семинар үткәрү иде. Сәфәрдән кайткач, Равия Кәримуллина Кырымда алган тәэсирләре белән уртаклашты: -Кырымны табигать,...

Татарстаннан бер төркем җитәкчеләр белән берлектә район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина Кырым Республикасының Бакчасарай районында эшлекле сәфәрдә булып кайтты. Делегациянең максаты - Бакчасарай районының җирле власть органнары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен җирле үзидарәне оештыру мәсьәләләре буенча укыту-семинар үткәрү иде.

Сәфәрдән кайткач, Равия Кәримуллина Кырымда алган тәэсирләре белән уртаклашты:

-Кырымны табигать, архитектура һәм тарихи һәйкәлләрнең энҗе фонды дип атарга мөмкин, ул уникаль, матур ландшафты, табигатьнең төрлелеге белән таң калдыра. XV-XVIII гасырларда чәчәк аткан Кырым ханлыгының эзе әле дә саклана. Биредә Совет заманында да халык мул тормышта яшәгән, ярымутрауны ял һәм дәвалану үзәгенә әйләндерүгә, шәһәрләрне төзекләндерүгә зур игътибар бирелгән. Әмма соңгы 20 елда Кырымга инфраструктураны һәм икътисадны үстерү өчен инвестицияләр бик аз кертелгән. Бакчасарай районында 18 авыл җирлеге бар, кайбер айларда шуларның барысына нибары 5 мең гривень (1 гривень - 3 сум 30 тиен) акча бүлеп бирелгән. Шуннан гына да районның икътисадый хәленең ничек булуын күзалларга мөмкин. Шуңа алар Россия составына кушылуларына зур өметләр баглыйлар. Бакчасарай җитәкчеләре Казанда булып киттеләр бит, башкалабызның матурлыгына, төзеклегенә таң калганнар. "Тормыш дәрәҗәсе буенча без сездән 10 елга артка калганбыз икән", - диделәр алар. Татарстанның матди һәм методик ярдәме белән аякка басачакларына шикләнмиләр. Хәзер республикабызның һәр өлкәдәге эшчәнлеге тәҗрибәсен өйрәнәләр. Сәфәребезнең максаты да шул тәҗрибә белән уртаклашу иде. Алар безгә бик рәхмәтле булып калдылар.

Хәзерге вакытта Кырымда тотрыклы, тыныч хәл күзәтелә. Ял итәргә килүчеләр өчен монда бөтен шартлар бара. Шәхси инвесторлар инде эш башлап җибәргәннәр. Тормыш биредә көннән-көн җанлана бар. Моңа районыбыз халкының да өлеш кертүе аеруча сөендерә.

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин исеменә Татарстан Юстиция министры Лариса Глуховадан хат алынды. Ул Кырым Республикасының Бакчасарай районында өйрәтү семинары үткәрүгә ярдәм күрсәтелүе өчен рәхмәт белдерә.

-Кукмара муниципаль район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллинаның һөнәри осталыгы, җаваплы карашы һәм тәҗрибәсе Кырым Республикасының Бакчасарай районы җирле власте органнарына югары квалификацияле методик ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирде, - диелә әлеге хатта.

Гөлгенә ШӘРИПОВА

фото: http://www.pokerstarter.org/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk