Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин гүзәл затларны бәйрәм белән котлады

-Хөрмәтле хатын-кызлар, сезне ихластан язның беренче бәйрәме - 8 Март белән тәбрик итәм. Хезмәтегездә, тормышыгызда казанышлар, ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар телим, - диелә котлауда. - Районыбызда хатын-кызлар хезмәт куймаган бер генә тармак та юк. Балалар тәрбияләүче ана буларак та, сез олы хөрмәткә лаек. Уңышлар һәм уңышсызлыклар да иң беренче булып гаиләдә,...

-Хөрмәтле хатын-кызлар, сезне ихластан язның беренче бәйрәме - 8 Март белән тәбрик итәм. Хезмәтегездә, тормышыгызда казанышлар, ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар телим, - диелә котлауда. - Районыбызда хатын-кызлар хезмәт куймаган бер генә тармак та юк. Балалар тәрбияләүче ана буларак та, сез олы хөрмәткә лаек. Уңышлар һәм уңышсызлыклар да иң беренче булып гаиләдә, хатын-кызның кәефендә чагыла. Сез үзегезгә хас сабырлык, олы җанлы булуыгыз белән аларны чишү юлларын таба беләсез, без - ир-ат халкын яңадан-яңа үрләргә әйдәп, илһамландырып торасыз. Барлык уй-теләкләрегез тормышка ашсын, бәхетле булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X