Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлады

Кукмара муниципаль район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан авыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлады. -Дүрт ел рәттән кабатланган корылык үз нәтиҗәләрен сиздерсә дә, игенчеләребез, терлекчеләребез мул продукция җитештерү, табыннарыбызны ризыклы итү өчен һәр мөмкинлектән файдаланырга тырышалар, - диелә котлауда. -Гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да...

Кукмара муниципаль район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан авыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлады.

-Дүрт ел рәттән кабатланган корылык үз нәтиҗәләрен сиздерсә дә, игенчеләребез, терлекчеләребез мул продукция җитештерү, табыннарыбызны ризыклы итү өчен һәр мөмкинлектән файдаланырга тырышалар, - диелә котлауда. -Гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә саллы өлеш кертәләр. Авыл халкы гомер-гомергә үзенең ел әйләнәсе түгелгән көче, тырыш хезмәте белән көн күрә. Нинди авыр чакларда да эштән туктамаган, кырларны буш, терлекләрне азыксыз калдырмаган авыл хезмәтчәннәренең түземлегенә таң калырлык. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм, нык сәламәтлек, тыныч, имин тормыш, гаилә бәхете телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk