Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Поч.Сутерда яңа клуб һәм фельдшер-акушерлык пункты ачылды (+фото)

Бүген районыбызның Поч.Сутер авылында Президент программасы нигезендә төзелгән яңа клуб ачылды. Әлеге бинаның бер өлешенә фельдшер-акушерлык пункты да урнашкан. Тантанада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, авыл халкы һәм кунаклар катнашты. -Бүген Поч.Сутер авылында зур бәйрәм - мәһабәт мәдәният йорты үзенең ишекләрен ача. Расих Шакиров...

Бүген районыбызның Поч.Сутер авылында Президент программасы нигезендә төзелгән яңа клуб ачылды. Әлеге бинаның бер өлешенә фельдшер-акушерлык пункты да урнашкан. Тантанада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, авыл халкы һәм кунаклар катнашты.

-Бүген Поч.Сутер авылында зур бәйрәм - мәһабәт мәдәният йорты үзенең ишекләрен ача. Расих Шакиров җитәкчелегендәге "Промкомбинат" җәмгыяте хезмәткәрләре тиз арада, сыйфатлы итеп зур күләмле эш башкардылар, рәхмәт аларга. Шулай ук клубны сафка бастыруда мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкының да өлеше зур булды. Клубтан кеше өзелмәсен, сау-сәламәт булып, җырлап-биеп, күңел ачып яшәгез, - дип район башлыгы үзенең изге теләкләрен җиткерде.

-Районда быел дүртенче фельдшер-акушерлык пункты ачабыз, - дип билгеләп узды район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев. - Поч.Сутер авылындагы сәламәтлек йорты да барлык таләпләргә туры китереп эшләнгән, заманча җиһазландырылган. Авырмагыз, сау-сәламәт булыгыз.

Ал тасманы кискәннән соң, һәркем клуб эченә узды. Анда исә районыбыз үзешчәннәре, фольклор ансамбльләр катнашында концерт булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Поч.Сутер яңа клуб фап

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X