Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Оясында ни күрсә...

Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Түбән Казаклар авылында яшәүче Айрат Фәләховны бер икеләнүсез "Урал" хуҗалыгына эшкә алганнар. Чөнки егет ышанычлы - туып-үскән гаиләсе, нәселе тәртипле, эш сөючән булуы белән аерылып тора, балаларына да шундый тәрбия биргәннәр.

Бабасы Әхәт гомере буе чылбырлы тракторда хезмәт куйган. Әтисе Ринат та районда иң тәҗрибәле механизаторлардан санала, ел саен кыр эшләрендә катнашып, алдынгы урыннарны били. Игенчеләр гаиләсендә үскән Айрат шулай ук шәһәр тормышын сайламаган, җиңел эш эзләмәгән - Янил көллиятендә белем алып, тракторчы, шофер һөнәрләрен үзләштергән. Бу һөнәрләрнең армия сафларына алынгач та кирәге чыккан: Волгоградта 255нче мотоукчы полкта шофер булып хезмәт иткән, саллы гына тәҗрибә туплаган. Армиядән кайткач та күңеленә якын булган шушы төр техникадан аерылмаган. Инде бу вакытлардан соң 7 ел үтеп киткән. Бүген Айрат - хуҗалыкта иң җаваплы, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга күнеккән шоферлар исемлегендә.
-Әтинең мине дә үзе кебек үк чылбырлы тракторга утыртасы килгән иде, - ди ул. - Әмма мин кечкенәдән машинага кызыгып үстем. Хезмәтнең авырлыгы куркытмый, чөнки мәктәп елларында ук әти янында кайнашып, техниканың җаена төшенеп, һәр авыл баласы кебек эшкә өйрәнеп үстем. Ә солдат хезмәте минем өчен тәҗрибә мәктәбе булды. Аны заяга үткән вакыт дип исәпләмим, чөнки ул тыныч тормышның кадерен белергә, авырлыкларга каршы торырга өйрәтте. Бүгенге көнебездән дә зарланырлыгыбыз юк: хуҗалыгыбыз нык, хезмәт кешесенә игътибар зур.
КамАЗы белән ел әйләнәсе юлда ул. Җәйге сезонда кыр эшләрендә катнашса, кышкы айларда Казаннан, Марий Эл якларыннан малларга төрле азык өстәмәләре ташый. Үз туган җирендә үз урынын тапкан дип әйтергә тулы нигез бар: мәктәптә балаларга белем бирүче Илүсә белән уртак тормыш корганнар, бәхетләрен тагын да арттырып, уллары Айзат үсеп килә. Бу бәхет гомерлек булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk