Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әнкәй бәгырем, гөлләрдәй саф, даладай киң күңелең...

Әниләр көне уңаеннан район Мәдәният йортында "Дан җырлыйбыз сезгә, әниләр" дигән зур бәйрәм булды. Әлеге чарада аналар белән беррәттән, "Яшь талантлар", әниләргә багышланган җыр-шигырь конкурсларында җиңүчеләр дә тәбрикләнде.

...Залдагы халыкның күплегеннән хәйран калырлык иде. Ник бер буш урын булсын... Аңлашыла да - җыр-моң сөючеләргә рәхәтләнеп ял итәргә, рухи азык тупларга менә дигән җай бит! Бәйрәм Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Калейдоскоп" төркеме, "Выше радуги" җыр ансамбле, Сөмбел Әхтәмова һәм Диләрә Бәшировалар дуэты, Камилә Фәттахова, Алена Сабироваларның чыгышлары белән башланып китте. Барлык әниләрне, ак яулыклы әбиләрне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Җамалиева котлады, үзенең изге теләкләрен юллады.
Күп бала тәрбияләүче, "Күп балалы әни - хатын-кыз сәнәгатьтә", "Күп балалы әни - хатын-кыз - шәфкатьлелек" номинацияләрендә җиңү яулаучылар, "Ана даны" медаленә, "Ана капиталы сертификаты"на ия булучылар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелде. Югары Күзмис авылының башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Искандирова (рәсемдә) - җиде бала әнисе. Олы улы Олег Федераль дәүләт хәрби белем бирү учреждениесен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый, Себер якларында хәрби хезмәт узып кайта, бүгенге көндә башкалада төзелеш бригадасында эшли. Павел исә КФУның экология һәм география институтында бишенче курста, Анна әлеге институтның дүртенче курсында белем алалар. Марина, Александр, Инна, Андрей - Нырья урта мәктәбе укучылары. Балаларында бер-береңне аңлау, ярдәмләшеп яшәү, олыны-олы, кечене-кече итү кебек сыйфатлар тәрбияләүгә омтылып яшәүче Ирина Петровна Әниләр көнендә ТРның "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнде.
1980 елдан Кукмара тегү фабрикасында хезмәт куючы Хәтимә Галимуллина да алты бала тәрбияләп үстерә. "Күп балалы әни - хатын-кыз сәнәгатьтә" номинациясе җиңүчесе ул. Хәтимә ханым үз эшенең остасы, тырыш, хезмәт сөючән, игътибарлы дип характерланды.
Кукмара өченче урта мәктәбе укытучысы Гөлнара Шаһабиеваның быел икенче баласы - улы Самат дөньяга килә. Аңа бәйрәмдә тантаналы рәвештә "Ана капиталына сертификат" тапшырылды.
Опекунлыкка бала алган Сәрия Зиннәтова һәм аның гаиләсе дә бәйрәмгә чакырылган иде. Алмаз, әнисе каты авырганлыктан, туганнан алып апасында тәрбияләнә. Хәзерге вакытта ул Ч.Айтматов исемендәге Кукмара беренче гимназиясенең 4нче сыйныфында укый. Алмаз барлык фәннәрне дә яхшы билгеләренә генә үзләштерә, аеруча математиканы ярата икән. Сәрия ханымга да "әни" дип дәшә ул.
"Күп балалы әни - хатын-кыз - шәфкатьлелек" номинациясе җиңүчесе Әлфия Хаҗиәхмәтова үзенең хезмәт юлын 1982 елда һөнәри-техник училище тәмамлагач башлый. Төрле сфераларда хезмәт куйганнан соң, 2004 елда "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә эшкә урнаша.
-Әлфия Фәсхетдин кызы үзәктә уздырылган барлык чараларда актив катнаша, хезмәттәшләре белән генә түгел, үз кул астындагы өлкәннәр белән дә уртак тел табып эшли. Бүгенге көндә Адай авылында ялгыз яшәүче биш өлкән кешегә ярдәм итә. Үрнәк әни, уңган хуҗабикә дә әле ул, - диделәр аның хакында.
Әлфия ханым тормыш иптәше Мулланур абый белән биш бала тәрбияләп үстерә, 2010 елда ТРның "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнә.
Татарстанда Мәдәният һәм рухи мирас елы уңаеннан сәхнәгә Кызыл Тау авылы клубы мөдире Анфиса Егорова күтәрелде. "Тиңдәшләр" керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе Анфиса Алексеевнаны районда белмәүчеләр сирәктер. 1986 елдан клуб мөдире вазыйфасын алып бара, ансамбле белән район һәм республика күләмендә оештырылган барлык бәйрәмнәрдә актив катнаша. Клубта үзешчән сәнгать түгәрәкләре (вокал, драма, бию, нәфис сүз) эшләүдә дә Анфиса ханымның өлеше зур. Актив, авылдашлары арасында ихтирам казана, үз эшенең чын остасы ул.
Әлеге чарада Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укытучылары, әниләр Гөлнара Гарипова, Рәзинә Фәтхуллиналарга ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.
Бәйрәм балаларның җыр-биюләре, тәбрикләүләр белән үрелеп барды. Беркемгә дә бала хәсрәте күрергә язмасын, сау-сәламәт булып, бәхеткә-шатлыкка төренеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk