Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мошенниклар акча үзләштерү өчен үзләрен хәтта социаль хезмәткәр һәм табиб итеп таныштыра

Соңгы вакытта ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең саны бермә-бер артты. Мошенниклар үз максатларына ирешү өчен нинди генә ысуллар кулланмый. Бозым чыгару, кыйммәтле бүләк откан өчен акча күчерү, сыйфатсыз товар тарату, социаль хезмәткәр, табиб сыйфатында йортка үтеп керү һәм алар киткәч өй эчендәге кайбер кыйммәтле әйберләрнең югалуы - боларның барысы да...

Соңгы вакытта ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең саны бермә-бер артты. Мошенниклар үз максатларына ирешү өчен нинди генә ысуллар кулланмый. Бозым чыгару, кыйммәтле бүләк откан өчен акча күчерү, сыйфатсыз товар тарату, социаль хезмәткәр, табиб сыйфатында йортка үтеп керү һәм алар киткәч өй эчендәге кайбер кыйммәтле әйберләрнең югалуы - боларның барысы да халык ышанычын яулап эшләнә.

Мошенниклар тарафыннан кулланылучы алдагы ысулларга игътибар итик:

"Әни коткар"

Кәрәзле телефон шалтырый һәм таныш булмаган тавыш сезгә улыгызның полициягә эләгүен, аннан чыгару өчен акча кирәк булын әйтә. Шалтыратучы акча күчерү өчен исәп-хисап счетын яздыра. Берникадәр вакыттан соң, кеше үзен ялганлаганнарын белә.

"Сез - җиңүче"

Телефонга кыйммәтле бүләк оту хакында смс хәбәр килә. Күрсәтелгән номерга шалтыратсагыз, оператор сезгә конкурста катнашуыгызны дәвам итү өчен акча күчергә кирәклеген әйтәчәк. Акчаны алганнан соң, оператор кабат шалтырата һәм салым өчен тагын акча сорый, автомобильне каян килеп алырга икәнлеген аңлата. Ышанып акча күчергән кешеләр соңыннан үзләренең капкынга "эләгүен" аңлый.

"Социаль хезмәткәр"

Яшь кызлар үзләрен социаль хезмәткәрләр дип таныштырып пенсионерларның өйләренә керәләр, акча алмашыну турында сөйлиләр, өлкәннәр ышаналар һәм үзләренең җыйган бар акчаларын тизрәк мошенниклар кулына тапшыра. Әллә кая барып йөрисе юк, янәсе. Соңрак акча урынына ялган купюралар булуы беленә.

"Бозым"

Чегәннәргә ошаган ике хатын-кыз өйгә керәләр һәм хуҗалардан бер кичкә кундыруларын сорыйлар. Сүз ара сүз чыгып билгесез затлар йортта бозым булуны һәм аның акча, кыйммәтле әйберләр белән керүенә ышандыралар. Тиешле ритуалны башкарганнан соң, акчаларны ике тәүлеккә мендәр астына салып торырга кирәк, бозымның эзе дә калмый. Чегәннәргә тәмам ышанган халык нәкъ менә шулай эшли дә. Ике тәүлектән соң карасалар, мендәр астында бернәрсә дә калмаган була.

"СМС-үтенеч"

Абонентка: "Проблема килеп чыкты, мин язган номерга шалтырат әле, әгәр дә телефоны сүндерелгән булса, акча сал. Соңыннан барысын да аңлатырмын",- дип язылган смс хәбәр килә. Куркып калган халык кушылганнарны эшли һәм акчасыннан колак кага.

"Түләүле код"

Үзен кәрәзле телефонның техник ярдәм күрсәтү операторы дип таныштырган зат абонентның элемтә сыйфатын яхшырту өчен яңа тарифка күчәргә кирәклеген әйтә, әмма моның өчен ул әйткән кодны җыярга кирәклеген аңлата. Әлеге код аша абонентның акчалары турыдан-туры мошенникларга күчә.

"Банк карталарыннан акча урлау"

Абонентның кәрәзле телефонына аның банк картасының блокировкалануы хакында хәбәр килә. Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен күрсәтелгән номерга шалтыратырга кирәк. Шалтыратканнан соң элемтә челтәренең икенче очындагы зат серверда аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуын әйтә һәм теркәү өчен картаның номерын, ПИН-кодын сорый. Пластик картаның реквизитларын алгач, ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләргә тиешле сумманы үз телефоннарына күчерәсе генә кала.

Бәлага юлыкмас, мошенниклар "тозагы"на эләкмәс өчен игътибарлы һәм сак булырга, шалтыратулар булган очракта теге яисә бу гамәлләр кылганчы иң элек мәгълүматның дөреслеген тикшерергә кирәк. 02 һәм 2-70-80 телефоннарына шалтыратып та бәланы булдырмый калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар

erid: 2VtzqxWHLUk