Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәүлид ашында районыбызның 68 мәхәлләсеннән имамнар катнашты (+фото)

Инде икенче ел рәттән районыбыз башлыгы Рауил Рәхмәтуллин барлык имамнарны җыеп Мәүлид ашы уздыра. Быел биредә районыбызның 68 мәхәлләсеннән имамнар катнашты. Ислам дине галимнәре әйтүенчә, мөселманнар өчен өч олы бәйрәм бар: Ураза гаете, Корбан гаете һәм һәр атна саен була торган Җомга көне. Болар рәтенә Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.с.)нең туган көнен...

Инде икенче ел рәттән районыбыз башлыгы Рауил Рәхмәтуллин барлык имамнарны җыеп Мәүлид ашы уздыра. Быел биредә районыбызның 68 мәхәлләсеннән имамнар катнашты.

Ислам дине галимнәре әйтүенчә, мөселманнар өчен өч олы бәйрәм бар: Ураза гаете, Корбан гаете һәм һәр атна саен була торган Җомга көне. Болар рәтенә Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.с.)нең туган көнен билгеләү - Мәүлид уздыру да чын бәйрәм дәрәҗәсенә күтәрелде. Әлеге чара уңаеннан ай буе сәдакалар бирү, ашлар үткәрү, салаватлар әйтү һәм башка күптөрле изге гамәлләр эшләү каралган.

Район Советы бинасында узган Мәүлид бәйрәме исә башта имамнар җыелышы белән башланып китте. Биредә мәчетләрдә хезмәт куючы хәзрәтләр генә түгел, барлык авыл җирлекләре башлыклары, халык белән эшләүче оешма җитәкчеләре дә чакырылган иде. Киңәшмәдә район җитәкчелеге, мөхтәсиб Зиннур Сәмигуллин, прокурор Минемулла Нәҗипов һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевлар да катнашты. Имамнар хозурына районда барган дини эшчәнлеккә бәя бирелде, Мәүлид уңаеннан Пәйгамберебез турында вәгазь сөйләнде. Киләчәктә дә имамнарның бер фикердә булып халыкка хезмәт итәргә тиешлеге искәртелде.

-Яңа 2014 ел башланганга нибары дистәләп көн үтсә дә, шуның өч көнен мин инде Кукмарада уздырдым. Башта бер хәзрәтнең юбилеена, аннары Түбән Казаклар авылына вәгазь белән кайтсам, хәзер бирегә Мәүлид бәйрәменә чакырылдым, - дип сөйләде Җәлил хәзрәт. - Мәүлиднең шул ягы бар - ул ай буе бара торган чара. Аны уздыру сәбәбе белән без хәзер дәүләт биналарына, клубларга да чакырыла башладык. Аллаһка шөкер, бүген тормышлар әйбәт, ризык күп, барыбызның йорт-җире төзек. Элек Коръән укыганда Мәрьям анага Аллаһтан төрле җиләк-җимеш җибәрелүенә шакката идек. Ә хәзер үзебездә дә шул: кыш көне җылы яктан кайтарылган җиләк-җимешләр белән тукланабыз!.. Әмма тормышыбызда аяныч хәлләр дә җитәрлек. Көн саен тәмәке белән аракыга бәйле рәвештә Россиядә 4 меңгә якын кешенең гомере өзелә. Болар барысы да акылыбызның намаз белән тәрбияләнмәвенә бәйле. Ә бит Пәйгамбәребез безгә күркәм әхлак үрнәге буларак рәхмәт өчен җибәрелгән иде. Шуңа күрә дөрес тәрбия дә бары тик дин белән генә була ала. Киләчәгебез яшьләр кулына калачак. Аларга дөрес тәрбия бирә алсак иде.

Очрашуның икенче өлеше табын артында дәвам итте. Биредә имамнарның әлеге чарага карата фикерләрен дә ишетә алдык.

Илфар Гобәйдуллин, Түбән Казаклар авылы:

-Бүген без Пәйгамберебезне искә алып, шул ук вакытта барлык имамнар белән күрешү бәхетенә ирештек. Мондый чаралар үзенә күрә бер тәҗрибә уртаклашу мәйданы да булып тора.

Хәниф Габделгалләмов, Татар Толлысы авылы:

-Аллаһка шөкер, мондый мәҗлесләргә сөенеп барабыз. Үткән ел да катнашкан идем, быел да бик теләп бардым. Оештыручыларга рәхмәт, Җәлил хәзрәтнең үтемле вәгазьләрен ишеттек. Шушындый мәҗлесләр үткәрүне авылларга да кертсәк иде.

Шамил Җәләлиев, Әсән-Елга авылы:

-Бу бик кирәкле очрашу булды. Биредә безгә шушы бәйрәмне уздыру тәртибен эшләп күрсәттеләр. Аш вакытында укыган Коръән сурәләре, догаларыбыз Пәйгамбәребезгә, әрвахларга барып ирешсен иде дип телим. Үзебезне дә Аллаһы Тәгалә әҗер-савабыннан калдырмасын иде.

Хәзерге вакытта районыбызның иң яшь имамнары - Югары Казаклардан Райнур Рәхимҗанов һәм Камышлыдан Рәдиф Тимергалиев булса, иң өлкән имамнар рәтенә - Туештан Васил Хадиев, Зур Кукмарадан Гафиятулла Төхвәтуллин, Күкшелдән Миннәхмәт Гыймадиев, Аксыбыдан Касыйм Хаҗипов һәм Туембаштан Габделхәй Гомәровлар керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk