Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәпләрдә туклану тәмле һәм туклыклы булырга тиеш

Укучы баласы булган ата-аналарның кайберләреннән: "Мәктәпләрдә туклану канәгатьләнерлек түгел", - дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Килешәм, санаулы гына тиеннәрдән торган менюдагы аш-су кафе-ресторанныкы шикелле була алмый, билгеле. Әмма күп нәрсә пешекченең осталыгыннан да тора бит - кайбер мәктәпләрдә, барлык белем йортларында да бертөрле булган суммага сыешып, кул астында булган ризыклардан...

Укучы баласы булган ата-аналарның кайберләреннән: "Мәктәпләрдә туклану канәгатьләнерлек түгел", - дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Килешәм, санаулы гына тиеннәрдән торган менюдагы аш-су кафе-ресторанныкы шикелле була алмый, билгеле. Әмма күп нәрсә пешекченең осталыгыннан да тора бит - кайбер мәктәпләрдә, барлык белем йортларында да бертөрле булган суммага сыешып, кул астында булган ризыклардан да менә дигән итеп кайнар аш әзерләүчеләр бар. Моңа без район башлыгының "Коррупциягә каршы эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү" турындагы карары кысаларында оештырылган махсус рейд вакытында да инандык.

Без килгәндә күппрофильле лицейның ашханә бүлмәсеннән тәмле ризык исе таралырга өлгергән иде. Төп менюда кишер салаты, май белән дөге боткасы, баллы чәй һәм ипи бар. Ә инде өстәмә менюда ни генә юк! Исемлектә төрледән-төрле боткалар, аш, салат һәм яшелчә салатлары урын алган. Бәяләрен бер дә кыйммәт дип әйтмәс идек - яшелчәләрдән рагу - 4,52, геркулес ашы - 2,65, кишер салаты - 1,73, томалап пешерелгән кәбестә - 4,37, винегрет - 2,30, өй кабартмасы - 2,49, бәрәңге дучмагы нибары 9,15 сум тора.

-Көн саен 749 бала бушлай файдалы һәм бай калорияле кайнар ризык ашый. Озынайтылган көн төркеменә йөрүчеләр дә аерым меню нигезендә тукланалар. Өстәмә рәвештә дә күңелең ни тели, шуны сатып алырга мөмкин, - ди лицей директоры Любовь Камалова.

Район үзәкләштерелгән бухгалтериянең баш белгече Раилә Нуриева сүзләренә караганда, күппрофильле лицейда октябрь аенда балаларның төп ашавы 100 мең 257 сум 12 тиенне (бер балага көнгә - 6,62 сум) тәшкил иткән. Шуның 5 сум 80 тиене бюджет хисабыннан булса, калган сумма бакчада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләр исәбенә җыела. Ул яктан күппрофильле лицей коллективы бик тырыш - үзләренең участокларында быел да күп итеп кыяр, помидор, кәбестә, кишер, чөгендер, кабак һәм тәмләткечләр үстергәннәр. Менюга да ботка, бәрәңге боламыгы, чәй һәм икмәк белән беррәттән көн саен салатлар кертелгән.

Бер читтә төшке ашка йөгерешеп килгән укучыларны күзәтеп тордык: яратып ашарлармы икән? Дөресен әйтергә кирәк - күбесе ботканы үз иткәннәр, бары тик берничә бала гына тәлинкәсендә кишер салатын калдырган иде. Мөгаен, кишер белән "дус" булмаучылардыр...

-Безне тәмле ашаталар. Бәрәңге боламыгы, кәбестә, кишер, чөгендер салатларын аеруча яратабыз, - диләр сигезенче сыйныф кызлары.

Пешекчеләргә ярдәмгә көн саен кизү торучы укучылар билгеләнә икән. Кулларына поднос тотып йөгерешкән кызлар-егетләрнең көн азагына таба шактый хәлләре бетәдер. Аның каравы, көн дәвамында аш-су бүлмәсендә "кайнап", һәммәсе пешекчеләр хезмәтенең ни дәрәҗәдә катлаулы һәм җаваплы булуына инаналар.

-Сөт продуктлары атнага - өч, ә салатлар дүрт тапкыр бирелә. Түләүле менюга ит ризыклары һәм балык та кертелсә, тагын да яхшы булыр иде, - ди санитария-эпидемиология үзәгенең белгече Гөлнур Дәүләтшина.

Ул көнне Зур Сәрдек гимназиясендә дә булдык. Анда исә 329 бала көн саен бушлай кайнар ризык ашый. Шулай ук озынайтылган көн төркеменә йөрүче 40 бала өчен дә туклану оештырыла. Район үзәкләштерелгән бухгалтериясеннән алынган мәгълүматларга караганда, октябрь аенда бер балага көнлек ашату - 7,16 сум, озынайтылган көн төркеменә йөрүчеләргә 9,12 сум булган. Гимназиядә дә көзге муллыкны җитәрлек итеп әзерләгәннәр - быел барлыгы 127 мең сумлык яшелчә үстерелгән.

-Без өч кеше эшлибез. Менюны көн саен төрләндерергә тырышабыз. Рационга ашлар да, яшелчә салатлары да кертелә. Укытучылар исә өстәмә менюдан, сатып алып ашыйлар. Шулай ук пешкән камыр ашлары да көн саен кайтып тора, - ди инде өч дистә елдан артык пешекче булып эшләүче Зөлфия ханым Гафиева.

-Җиденче, сигезенче дәресләр булган, түгәрәкләргә калган көннәрдә өстәмә рәвештә камыр ризыклары да сатып алабыз. Май күмәче белән чәй эчеп алсаң, өйгә кайтканчы шактый тамак ялгана, - ди 11 сыйныф укучысы Гүзәл Кәримуллина.

Санитария-эпидемиология үзәге белгече укучыларга пицца, камыр эчендәге сосиска кебек камыр ризыкларын бөтенләй бирергә ярамаганлыгын билгеләп үтте. Шулай ук аның тарафыннан азык-төлек товарларының сакланышы, документ эшләрен алып бару буенча да булган кимчелекләр җаваплы кешеләргә ирештерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X