Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә үз өлешеңне керт

Беренче сыйныфка бару, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керү кеше өчен гомер буена онытылмас дулкынландыргыч вакыйга булып саклана. Без - олылар бу көнне күңелле бәйрәмгә әверелдерү өчен барлык тырышлыкны куярга тиешбез. Соңгы елларда уку елы башлану алдыннан районыбызда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрү күркәм традициягә әверелде. Әти-әниләре инвалид...

Беренче сыйныфка бару, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керү кеше өчен гомер буена онытылмас дулкынландыргыч вакыйга булып саклана. Без - олылар бу көнне күңелле бәйрәмгә әверелдерү өчен барлык тырышлыкны куярга тиешбез. Соңгы елларда уку елы башлану алдыннан районыбызда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрү күркәм традициягә әверелде. Әти-әниләре инвалид булган, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид балаларга адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән әлеге акция - чын мәгънәсендә шәфкатьлелек үрнәге. Бу акциядә эшмәкәрләр, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, район кешеләре катнаша. Уку әсбаплары тутырылган портфельләр биреп, балаларга күпме шатлык бүләк итә алар! Сабыйларның елмаюлы йөзләрен күрү күңелгә рәхәтлек бирүдән тыш, аларны сөендерү саваплы гамәлләрдән санала.

2014/2015 уку елында районыбызда беренче сыйныфка баручы - 94 һәм 2-11 сыйныфларда укыячак 11 бала шушындый бүләк көтә. Быел аларга ярдәм акциясен 1 августта үткәрү күздә тотыла. Кукмарада яшәүчеләр өчен Җиңү Паркы каршындагы мәйданда 10.00 сәгатьтә, авыл балалары өчен авыл җирлекләре аша яшәү урынында үткәреләчәк. Мәктәп портфеле, гадәттәгечә, канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмадан торачак. Район Башкарма комитеты мөмкинлеге булган һәркемне шушы акциягә кушылырга чакыра. Ярдәм акчасын 31 июльгә кадәр "Кукмара" коммерцияле булмаган хәйрия фондына күчерергә яки китереп тапшырырга яисә "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә (Кукмара поселогы, Степан Разин урамы, 63) илтергә мөмкин. Акчаны фондка тапшырырга теләүчеләр бухгалтер Энҗе Хәлиуллинага мөрәҗәгать итә алалар (райсовет бинасы, 1 кат).

2014нче елны каршылау алдыннан 22 иганәче 39 балага берәр мең сумлык күчтәнәчләр әзерләп, аларны һәм гаиләләрен шатландырган иде. Бу күркәм гадәтне дәвам итеп, Изге ураза аенда да балалар өчен игелек кылырга теләүчеләр аз булмас, шәт.

Рузалия ГАЛИЕВА, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары

фото: http://www.karsunmo.ru/oficialno

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk