Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәп ашханәләрендә ризык тәмле дә, туклыклы да булырга тиеш

Танышым Сәвия ханым Афанасьеваның улы җиденче сыйныфта укый. Көн саен мәктәптән: "Әни, ашарга нәрсә бар?" - дип кайтып керә икән. -Югыйсә, чәйлек акча да биреп җибәрәм үзенә, - ди ул. - Аның бит үсә торган чагы, бу яшьтә яшүсмерләрнең гел ашыйсылары килеп тора. Малайлар хәрәкәтчән дә бит: йөгереп, сикереп тә...

Танышым Сәвия ханым Афанасьеваның улы җиденче сыйныфта укый. Көн саен мәктәптән: "Әни, ашарга нәрсә бар?" - дип кайтып керә икән.

-Югыйсә, чәйлек акча да биреп җибәрәм үзенә, - ди ул. - Аның бит үсә торган чагы, бу яшьтә яшүсмерләрнең гел ашыйсылары килеп тора. Малайлар хәрәкәтчән дә бит: йөгереп, сикереп тә энергияләре күп чыга. Бишенче-алтынчы дәресләргә тамаклары ачмый нишләсен инде аларның?! Мәктәпләрендә тукланудан зарланырлык түгел, шулай да өстәмә рәвештә камыр ризыклары алып ашарга кушам, - ди ул. - Ачыгып йөреп, ашказанын боза күрмәсен, дим. Пешекчеләр бик уңган: дучмакларны да, корж, бөккәннәрне дә бик тәмле итеп пешерәләр.

Балалар талчыкмасыннар, сау-сәламәт булсыннар өчен аларның туклану рационы файдалы, тәмле һәм туклыклы булырга тиеш, билгеле. Район мәгариф идарәсе белгече Гүзәл Хәбибуллина сүзләренә караганда, районыбыздагы барлык мәктәпләрдә дә укучылар көнгә бер тапкыр бушлай кайнар ризык ашыйлар. Озайтылган көн төркеменә йөрүче башлангыч сыйныфларга исә төштән соң да өстәмә туклану каралган.

-Мәктәп һәм филиалларның һәрберсендә ашханәләр бар. Пешекчеләр тиешле таләпләрдән чыгып меню төзиләр. Азык-төлек исә килешү нигезендә билгеләнгән оешмалардан китерелә, - ди Гүзәл. - Продуктлар белән тәэмин итүчеләр тендер нигезендә сайлана. Шуның өчен очраклы сәүдәгәрләр белән эш алып бармыйбыз. Китерелгән ризыкларының сыйфатлы булуы - иң төп таләп. Куллану вакыты чыккан, консервланган, кремлы кондитер әйберләре, каһвә, төргәкләнмәгән сөт ризыклары, чипсы, шоколад конфетлары да балалар өчен бөтенләй ярамый. Бозылган ризыклар да табынга үтеп керергә тиеш түгел.

Беркөнне ян күршеләребез Кукмара 1нче гимназиясенә кергәч, балаларның төшке ашлары вакытына туры килдек. Кыңгырау чыңлау белән тиз арада йөгерешеп кереп үз урыннарын алдылар алар. Меню буенча дүшәмбе көнне укучыларга карабодай боткасы, кайнар чәй һәм икмәк бирелә. Өстәмә акча түләп алам, диючеләргә бәрәңге боламыгы, винегрет һәм кишер салаты бар иде. Дөресен әйткәндә, төп менюдагы ризыкны укучыларның кайберләре тәлинкәдә калдырды, хәтта калак белән кагылмаучылар да бар иде: дәрескә соңга калабыз, дип ашыгалармы, тәмле түгелме, әллә ниндидер башка ризыкка өметләнүләреме?!

-Көн дәвамында 343 бала ашатабыз. Төп һәм озайтылган көн төркеменә йөрүчеләр өчен менюларны атна саен төрләндереп төзим. Рационга ит, үсемлек мае, икмәк, балык, эремчек - барысын да кертергә тырышам, - ди гимназия директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Рузалья Мусина. - Үзебезнең бакчада күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерелгәнлектән, укучыларны алардан да өзгән юк. Төп менюдан тыш, өстәмә рәвештә бәрәңге боламыгы, төрле яшелчә салатлары да әзерләнә, кабартма пешерелә. Бушлай тәкъдим ителүче ризыкларны ашарга теләмәүчеләр исә өстәмә сатып алып та туклана алалар.

Туклану буенча укучы һәм укытучыларның да фикерен белештек.

-Менюда нәрсә булуга карыйбыз. Борщ һәм токмач бирелгәндә төп ризыкларны, ә кайбер көннәрдә үзебез түләп алабыз. Бәрәңге боламыгы белән салат 10 сум тора. Кайвакыт кабартма белән чәй эчәбез. Ачыгып йөргәнебез юк, - диләр 10"А" сыйныфы укучылары Зилә Рәхимова, Илүз Әкбәров, Нияз Дәүләтшин, Рифнур Гәрәевлар.

Район үзәкләштерелгән бухгалтериянең баш белгече Раилә Нуриева сүзләренә караганда, гимназиядә гыйнвар аенда балаларның төп ашавы 37 мең 645 сум 68 тиенне (бер балага көнгә - 7 сум 29 тиен) тәшкил иткән. Шуның 5 сум 50 тиене бюджет хисабыннан булса, калган 1 сум 79 тиене бакчада үстерелгән яшелчәләр исәбенә. Озайтылган көн төркеменә йөрүчеләрнең туклануы өчен 14 мең 538 сум 77 тиен (бер балага көнгә - 7 сум 69 тиен, шуның 5 сум 50 тиене бюджеттан, 2 сум 19 тиене мәктәптән) тотылган. Түләүле ашау исә 12500 сумга (бер балага 3 сум 40 тиен) төшкән.

Ә син беләсеңме?

Тары боткасы, чикләвек - баш мие эшчәнлеген, хәтерне яхшырта;

Кишер - буйны үстерә, В витамины нерв системасын ныгыта, ашказаны, йөрәк эшчәнлегенә уңай тәэсир ясый, баш мие күзәнәкләрен яңарта;

Көнбагыш, ярмалар, какао, шоколад - иммун системасын ныгыта;

Чөгендер - организмны чистарта, хәтерне яхшырта, эшкә сәләтне күтәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk