Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәдәният елы төгәлләнде, әмма эш дәвам итә

Район Мәдәният йортында Мәдәният елын йомгаклауга багышланган кичә булды. Тынлы оркестр чыгышы белән башланып киткән бәйрәм зал тутырып килгән тамашачыларны моң дөньясына алып кереп китте. Районыбызда дус-тату гомер кичерүче татар, рус, мари, удмурт халыкларының дәртле биюләре, моңлы җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Район җитәкчесе Сергей Димитриев матур тамаша бүләк иткән...

Район Мәдәният йортында Мәдәният елын йомгаклауга багышланган кичә булды. Тынлы оркестр чыгышы белән башланып киткән бәйрәм зал тутырып килгән тамашачыларны моң дөньясына алып кереп китте. Районыбызда дус-тату гомер кичерүче татар, рус, мари, удмурт халыкларының дәртле биюләре, моңлы җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Район җитәкчесе Сергей Димитриев матур тамаша бүләк иткән үзешчәннәргә рәхмәт белдереп, "Идел-йорт" төбәкара фестивалендә катнашып, "Гран-при"га ия булган район халык театры артистларына Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
Мәдәният елын төгәлләү дигән төшенчә, әлбәттә, шартлы рәвештә әйтелгән. Бу бары тик үткәннәргә карап нәтиҗә ясау, ирешелгән уңышлар белән уртаклашу, дияр идем. Ә районыбыз үзешчәннәренең уңышлары чыннан да горурланырлык. Бистәбездә үткәрелүче конкурс-бәйгеләрдән башлап, республика, ил күләмендә узучы чараларда актив катнашып, зәңгәр экраннарда ялтыраган, башкалада гына түгел, Казахстан, Чиләбе Сабантуйларын бизәгән якты йолдызлар алар.
-Мәдәният елы - районыбыз өчен мөһим вакыйга. Район мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәре милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калуда зур хезмәт куялар. Киләчәктә дә бу эшләр тукталырга тиеш түгел, яңа уңышлар, яңа үрләр яуларга язсын, - диде район җитәкчесе Сергей Димитриев бәйрәмгә килүчеләрне котлап.
Мәдәният йорты сәхнәсен бизәгән төрле милләт халыкларының чыгышлары -һәрбер коллективның үзенчәлекле милли киемнәрдән чыгуы, милли җыр-биюләр башкаруы яшь буынга үрнәк булса, өлкәннәргә исә яшьлек елларына тагын бер кат әйләнеп карау мөмкинлеге туды.
-Районыбыз өчен Мәдәният елы уңышлы булды. Күрсәткечләр, башкарган эшләр күләмле. Әмма безнең өчен иң мөһиме - автобус белән бүләкләнү, ул безгә бик кирәк иде, - ди район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев. .-Театр җитәкчесе Рамил Сәләхетдиновка тырыш хезмәте өчен рәхмәтем зур. Гомумән алганда, мәдәният хезмәткәрләре башкарган- көндәлек эш ул - бәйрәмнәр, төрле чаралар. Хәзерге вакытта Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чаралар оештырыла, бәйрәмнәр якынлаша. Район мәдәният йортында, авыл мәдәният учакларында эш гөрли.
Һәркемнең тормышында, күңелендә мәдәният яши. Бу - концерт, тамаша, төрле чаралар гына түгел, ә кешеләрнең әхлак тәрбиясе, күңел дөньясы байлыгы чагылышы. Районыбызда кемдер җыр-биюгә оста булса, икенчеләре аларны яратып, рәхәтләнеп тамаша кылалар. Бу бәйләнеш югалмасын, талантлар сәхнә түреннән төшмәсен, ә тамаша заллары һәрвакыт тулы булсын дип телик.
Роза БАҺАВИЕВА, Кукмара поселогы:
-Без гаиләбез белән концертларга йөрергә яратабыз. Балаларым да Мәдәният йортында булачак чаралар турында кызыксынып торалар. Үзебезнең район үзешчәннәре куйган тамашалар да шәһәр артистларыныкыннан бер дә ким түгел. Телевизор экраннарыннан да "кукмаралылар" дип горурланып карап утырабыз. Читтән килгән артистларның чыгышларын да көтеп алабыз. Бары тик билетлар кыйммәт булуы гына күңелебезгә ошап бетми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk