Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Манзарас мәктәбендә “Батырлык дәресе” узды (+фото)

Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның исемен йөртүче Манзарас урта мәктәбендә "Батырлык дәресе" узды. Әлеге дәрестә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов катнашты һәм чыгыш ясады. Укучыларга патриотик тәрбия бирү өчен мәктәптә күп эшләр башкарыла. Мәктәп музеена экскурсияләр, фәнни-гамәли...

Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның исемен йөртүче Манзарас урта мәктәбендә "Батырлык дәресе" узды. Әлеге дәрестә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов катнашты һәм чыгыш ясады.

Укучыларга патриотик тәрбия бирү өчен мәктәптә күп эшләр башкарыла. Мәктәп музеена экскурсияләр, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу, эзләнү эшләре алып бару, солдатлар, сугыш ветераннары белән очрашу - болар барысы да Туган илгә, туган якка, аның халкына мәхәббәт тәрбияли, үз Ватаныңа карата горурлык хисләре уята. Тарих фәне укытучысы Лилия Мотыйгуллина алып барган "Батырлык дәресе"ндә укучылар сорауларга җаваплар да бирделәр, үз фикерләрен дә белдерделәр.

Кунакларның, ветераннарның чыгышлары укучыларда зур кызыксыну уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk