Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кыш башланды гына - Кукмарада инде 4 кешенең таеп кулы сынган

Ниһаять, соңлап кына булса да, җир өстенә кар ятты. Җиһанга аклык, сафлык иңде. Шушы матурлык белән бергә кыш проблемалар да алып килде. Кар-бураннар, бозлавыклар юл йөрүчеләр өчен чын мәгънәсендә җәфа бит. Һава температурасы үзгәреп торганлыктан, бер көнне җир өстен җебетеп җибәреп, юлларда кар боткасы барлыкка килсә, икенче көнне суытып, юллар,...

Ниһаять, соңлап кына булса да, җир өстенә кар ятты. Җиһанга аклык, сафлык иңде. Шушы матурлык белән бергә кыш проблемалар да алып килде. Кар-бураннар, бозлавыклар юл йөрүчеләр өчен чын мәгънәсендә җәфа бит. Һава температурасы үзгәреп торганлыктан, бер көнне җир өстен җебетеп җибәреп, юлларда кар боткасы барлыкка килсә, икенче көнне суытып, юллар, тротуарлар шугалакка әверелергә мөмкин. Белгечләр юкка гына 0-5 градус салкыннарны җәяүлеләр өчен дә иң куркыныч вакыт дип әйтмиләр.
-Мин үзем алдан ук саклык чараларын күрдем: җирне катырганчы ук машина тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырдым, - ди Рамил исемле бик хәстәрле күршебез.
Авыл урамында тәгәрмәчләр шомарткан эзләрдән үзем дә ипләп кенә атлыйм, чөнки ике ел элек иртән эшкә барырга чыккан җиремнән, сынган кулымны тотып, хирург кабинетына эләгергә туры килде.
-Киез итекләр киеп йөр, таймассың, - дип, үзләренең продукциясенә реклама ясарга өлгерде киез итек-киез комбинатында эшләүче авылдашым, минем саклык белән генә атлавымны күргәч. Көчле салкыннар җитмичә, андый итекләр кияргә ашыкмыйбыз шул. Шуңа күрә барлык өметебез юлларны, урамнарны чистартып, тәртиптә тоту өчен җаваплы оешмаларга багланган. Быелгы кышка ни дәрәҗәдә әзер икән соң алар? Шул мәсьәләне ачыкларга булдык.
Кукмара поселогының "Чиста шәһәр" оешмасы җитәкчесе Фирдәил Шәрипов әйтүенчә, бозлавыклар белән көрәшү өчен 600 тонна тозлы ком хәстәрләгән.
-11 берәмлек техникабызның барысы да кышкы чорга әзер. Тугызы юлларны чистартуга көйләнгән. Карны читкә түгү өчен өч КамАЗыбыз бар. Махсус машинабыз поселоктагы автомобиль юлларына ком катнашмасын сибәргә, карны кырдыртырга чыкты инде, - диде ул. -Дворниклар, кирәк чакта сибәргә дип, тротуар кырыйларына комлы әрҗәләр урнаштырып куйдылар. Ә сәүдә үзәкләренең әйләнә-тирәсе өчен без җаваплы түгел, ул территорияне алар үзләре карап-җыештырып торырга тиеш.
Кукмара юл төзү-ремонтлау участогының юл чистарткыч тракторларын атна башында ук күреп үттем. Минем эшкә баруым гына, ә алар кайтып киләләр иде инде. "Татавтодор" җәмгыятенең Саба филиалына караган әлеге участок җитәкчесе урынбасары Рөстәм Зарипов түбәндәгеләрне сөйләде:
-Районда 373 чакрымга сузылган юлларга хезмәт күрсәтәбез. Шуның 311 чакрымы асфальтбетон белән капланган, 30ына вак таш җәелгән, 32 чакрымы - грунтлы юллар. Предприятиебездә юлларны кардан һәм боздан арындыруга һәм түгүгә җайлашкан 25 берәмлек техника бар. Барысы да әзерлек хәлендә, сменалы режимда эшлиләр. Юл машиналарына (КДМ) спутниклы навигация системасы куелуы техниканың эш барышын күзәтергә мөмкинлек бирә. Кышын автомобильләрнең тоткарлыксыз һәм куркынычсыз хәрәкәтен тәэмин итү өчен махсус техника кизү торачак. Бу эш инде оештырылды, җаваплы кешеләр билгеләнде. Кизүдәге шоферлар телефон элемтәсе белән тәэмин ителде. Аларга ял итү һәм җылыну өчен мөмкинлекләр булдырылды, юл техникасын кую өчен дә җылы урын бар. Ягулык-майлау материаллары белән өзеклекләр булмас, дибез: запасы җитәрлек.
Рөстәм Зарипов әйтүенчә, юлларга сибү өчен биредә 4000 тонна тозлы ком катнашмасы әзерләнгән. Бу катнашма лаборатор тикшерү үткән һәм технологик таләпләргә туры килә. Аеруча текә урыннарда куркынычсызлыкны саклау максатында ком тутырылган әрҗәләр куелган.
-Көчле бураннан соң, никадәр тырышсак та, берьюлы барлык юлларны кардан арындырып бетереп булмый. Иң элек төп трассаларны чистартабыз, аннары гына башка юлларга күчәбез, - диде ул.
"Чиста шәһәр" оешмасы турында да шул ук сүзләрне әйтергә була: төнге җил-бураннар өеп киткән кар көртләрен чыгару, таңнан торып чыксалар да, барлык урамнарны чистарту көннәр буена сузылырга мөмкин. Өстәвенә кайбер кешеләр инде трактор чистартып киткән юлга ишегалларыннан кар чыгарып өяләр.
Алда әйтелгән сорауны Зур Кукмара авылы җирлеге башлыгы Марат Галиевка да бирергә булдым. Бу җирлектә бердәнбер техника - чүп җыюга да, кышын юл чистартырга да яраклаштырылган, алдында көрәге, чүмече булган трактор.
-Бураннар вакытында, көчле техника сорап, үзебезнең агрофирмага мөрәҗәгать итәбез. Үткән елда Рудник авылы урамын кырдыртырга "Чиста шәһәр" оешмасыннан грейдер чакыртырга туры килде,- диде җитәкче. -Безнең җирлек дүрт авылны үз эченә ала. Бу 78 урам дигән сүз. Тракторыбызга барысына җитешергә кирәк. Бензинга халыктан көнкүреш калдыкларын җыйган өчен тупланган акчаны тотабыз. Кызганычка каршы, бу хезмәт өчен түләмәүчеләр бар. Бер хуҗалыктан аена нибары 30 сум каралган, югыйсә.
Ун авылны берләштергән Нырья авыл җирлегендә хәлләр ничегрәк икән соң? Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен җирлек башлыгы Ваннур Рәхмәтуллинга шалтыраттык.
-Юлларны чистарту өчен, үз техникабыз булмаганлыктан, "Урал" хуҗалыгыннан сорарга туры килә. Җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов ярдәм итүдән баш тартмый, - диде ул. -Соңгы вакытта безнең өч авылга - Сабанчы, Югары Күзмис, Балды-Кенә авылларына кадәр асфальт юллар салынды бит, ул юлларны Кукмара юл төзү-ремонтлау участогы карап-чистартып торыр, дип өметләнәбез.
Әйе, кыш - әлеге оешмалар һәм барлык җирлекләр өчен дә бик җаваплы чор. Юллардагы иминлек күп очракта аларның хезмәтенә бәйле. Ышанычыбызны акларлар, дигән өмет белән керик кышка.


Гөлҗофар МИННЕХАНОВА


фото: http://images.yandex.ru/yandsearch?source=wiz&fp=0&text=чистка дорог&noreask=1&pos=28&lr=43&rpt=simage&uinfo=ww-1263-wh-968-fw-10

Сүз уңаеннан. Быелгы кышкы сезонда район дәваханәсе хирурглары, тайгак юлда кулларын сындырган 4 кешегә ярдәм күрсәткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара кыш егылган

erid: 2VtzqxWHLUk