Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Кыңгырау" тәрбиячесе республика бәйгесендә җиңү яулады

Бүген, 27 сентябрь, Тәрбиячеләр көне. Кукмара районында барлыгы 59 балалар бакчасы бар, шуларның 8е Кукмара поселогында, 51е авылларда. Балалар бакчаларында 600 хезмәткәр эшли. Барлык тәрбиячеләрне, балалар бакчасы хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз, эшләрендә, тормышларында уңышлар телибез. Балалар бакчасына барып, бер мизгелгә генә булса да дөньябызны онытып, сабый чакларны искә төшереп кайттык...

Бүген, 27 сентябрь, Тәрбиячеләр көне. Кукмара районында барлыгы 59 балалар бакчасы бар, шуларның 8е Кукмара поселогында, 51е авылларда. Балалар бакчаларында 600 хезмәткәр эшли. Барлык тәрбиячеләрне, балалар бакчасы хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз, эшләрендә, тормышларында уңышлар телибез.

Балалар бакчасына барып, бер мизгелгә генә булса да дөньябызны онытып, сабый чакларны искә төшереп кайттык әле. Бер гөнаһсыз сабыйлар белән сөйләшеп, төрле уеннарда катнаша торгач, тәмам үз иттеләр бит. Һич кенә дә бездән аерыласылары килми - берсе машинага утырып бакчага килүен, икенчесе әнисенең зур кабактан бәлеш пешерүен, өйләренә мәче баласы алып кайтуларын тырышып-тырышып сөйләсә, калганнары шул арада яраткан уенчыгын бер читкә ташлап, чәчкә прическа ясау, бизәнү-ясану әйберләре белән күз-керфекләрне матурлау эшенә керешә. Балаларның уртасында, әлбәттә, тәрбияче. Һәрбер сабыйга шәхсән якын килеп (кечкенәләр төркемендә 20 бала!), еласалар юатып, яңадан-яңа уеннар оештырып, мавыктыргыч әкиятләр сөйләп, балаларның икенче "әни"ләренә әйләнә дә куя апалары...

Безнең дә бакчага килүебез юктан түгел иде, билгеле. Үзенең 28 ел гомерен поселокның "Кыңгырау" балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүгә багышлаган, әлеге вакыт эчендә дистәләгән баланы тәрбияләп мәктәпкә озаткан Сания Хәбибуллина шушы көннәрдә "Ел тәрбиячесе" конкурсының республика этабында "Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче иң яхшы тәрбияче" номинациясендә җиңеп кайтты. Хәер, Сания ханымның бу беренче тапкыр гына бәйгеләрдә беренчелеккә чыгуы түгел. 1995 елда да районда "Иң яхшы ел тәрбиячесе" булды ул.

-Казан педагогия көллиятен тәмамлап, "Кыңгырау"га килгән идем, шуннан бирле балалар арасында инде мин. Җитәкчебез дә, коллектив та бик әйбәт. Бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар алуымда, әлбәттә, аларның ярдәме зур, - ди Сания Хәбибуллина. - Быел да конкурска барыбыз бергә әзерләндек, призентацияләр ясадык, сценарий төзедек. Тырышлыгыбыз юкка булмады - җиңү белән тәмамланды.

Бәйгенең Казанда узган республика турында барлыгы 15 кеше катнаша. Райондашыбыз исә анда үзенең "Урамда балаларның иминлекләрен тәэмин итү күнекмәләре" дигән темага әзерләгән эш тәҗрибәсен тәкъдир итә.

-Безнең бакча үзәк урамда, транспорт хәрәкәте аеруча күп булган урында урнашканлыктан, балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә, юл билгеләренә өйрәтү мөһим, - ди ул. - Шуның өчен мин инде ун елдан артык әлеге тема өстендә эшлим. Балалар белән дәресләр уздырганда бер көн дә юл йөрү кагыйдәләрен искә алмыйча калган юк. Быел беренче сыйныфка укырга кергән балалар да бакчадан ныклы белем һәм күнекмәләр алып киттеләр. Бәйгедә исә безгә 15 минутлык дәрес күрсәтү бурычы да куелган иде. Казан балалары белән "Велосипед - безнең дус" дигән темага сөйләштек. Мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балаларның һәр сорауга төпле җаваплар бирүләре, фикерли белүләре дә миңа яхшы дәрес үрнәге күрсәтүдә ярдәм итте.

Тәрбиячеләрнең дә хезмәте елдан-ел катлаулана: балалар белән эшләүдән тыш, язу-сызу да бик күп...

-Көндез балалар янында булсак, кичкә барлык язу эше өйгә кайта, - ди бакча мөдире Рузалия Гобәйдуллина. - Шунысы сөенечле: хезмәтебезне күрә беләләр. Узган ел район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе автокласс бүләк иткән иде, ноутбук, мультимедиа экраны да хәзер үзебезнеке бар. Сания Хәбибуллинаның республика күләмендә җиңеп кайтуы да безнең өчен зур мәртәбә булды. Озак еллар эшләүче, тырыш, тәҗрибәле хезмәткәрләрнең берсе ул. Әти-әниләр белән дә уртак тел таба белә, ярдәмчел, йомшак күңелле булганы өчен дә аны һәркем ярата, хөрмәт итә.

Әти-әниләрнең фикеренә дә тукталыйк:

-Сания ханым турында бары тик мактау сүзләре генә әйтәсем килә, - ди Кукмарадан Айсылу Мортазина. - Кайчандыр сеңлем Лилия белән мине тәрбияләде, аннары кызым Әдиләнең тәрбиячесе булды ул. Баланың: "Бакчага бармыйм", - дигәнен бөтенләй хәтерләмим. Кече күңелле булуы, һәр сабыйны үз баласы шикелле якын итүе ошый иде аның безгә. Кызым быел беренче сыйныфка укырга керде. Әмма һаман бакчаны, тәрбияче апасын исеннән чыгармый.

Сания Хәбибуллина:

-Тәрбияче - йомшак күңелле, таләпчән булуыннан тыш, тирән белемле булырга, заман белән атларга, балаларны яратырга тиеш. Аннары балалар тәрбияләү ул - минем гомерлек һөнәрем.

Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас. Ризаэддин Фәхреддин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk