Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада "Балалар паркы" төзелә

Көннәр язга авышуга поселоктагы "Татарстан" рестораны каршындагы мәйданда чистарту-төзекләндерү эшләре башланып китте. Бу уңайдан: -Анда нәрсә булачак, нинди объектлар төзеләчәк икән? - дип кызыксынып, редакциягә дистәдән артык кеше шалтыратты. Сорауларга ачыклык кертү максатыннан, поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов түбәндәгеләрне сөйләде: -Әлеге урында "Балалар паркы" булачак һәм без аны көзгә...

Көннәр язга авышуга поселоктагы "Татарстан" рестораны каршындагы мәйданда чистарту-төзекләндерү эшләре башланып китте. Бу уңайдан:
-Анда нәрсә булачак, нинди объектлар төзеләчәк икән? - дип кызыксынып, редакциягә дистәдән артык кеше шалтыратты.

Сорауларга ачыклык кертү максатыннан, поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов түбәндәгеләрне сөйләде:

-Әлеге урында "Балалар паркы" булачак һәм без аны көзгә файдалануга тапшырырга ниятлибез, - дип башлады ул үзенең сүзен. - Мәйдан уртасында төсле, музыкаль фонтан, аттракционнар, җәйге эстрада мәйданчыгы, балаларның туган көннәре, истәлекле вакыйгаларын билгеләп үтү өчен ябык күңел ачу комплексы төзеләчәк. Кафеда исә туңдырма, татлы су, тәм-томнар сатылачак, шулай ук кинотеатрда балалар фильмнары, мультфильмнар да карау мөмкин булачак. Киләчәктә исә шул ук территориядә ике катлы бина төзеп, балалар кирәк-яраклары сату кибете, ресторан, кунакханә булыр, дип планлаштырыла. Территория тулысынча чистартылды, бүгенге көндә тирә-юнен әйләндереп алу өчен коймалар ясау эшләре бара, аттракционнарга да заказлар бирелде. Казаннан кайтарылачак фонтанны исә җитештерүчеләр үзләре килеп җыячак. Төзелеш эшләрен, декоратив агачлар утыртуны районыбыз оешмалары башкара. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк - әлеге паркның чыгымнарын инвестор тулысынча үз өстенә ала.

"Балалар паркы"нда башкарылган эшләр хакында алга таба да район халкын таныштырып барачакбыз. Паркның план-проекты мондый:


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара балалар паркы

erid: 2VtzqxWHLUk