Кукмаралылар бердәм рәвештә «Татарстан чаңгысы-2023» ярышына кушылды
Призлы урыннар алган барлык катнашучылар да грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
«Кукмара» тау чаңгысы базасында массакүләм чаңгы ярышы узды. Анда җитәкчелеләр, төрле структура, оешма һәм предприятие вәкилләре, мәктәп укучылары, актив яшәү рәвешен яратучылар катнашты. Ярышка старт бирелгәнче чаңгычыларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде, яхшы кәеф, сәламәтлек теләде.
Төрле яшь категориясенә һәм дистанциягә карап, 26 тапкыр старт бирелде. Түбән Өскебаш һәм Нырья урта мәктәпләре катнашучыларны кайнар чәй, коймак белән сыйлады.
Ярышта без чын спортчыларны да, чаңгы шуарга яраткан һәвәскәрләрне дә күрә алдык. Иң яшь катнашучы «Чулпан» балалар бакчасыннан Сафина Киляева, ә иң өлкәне Янил авылыннан 1938 елгы Рәфкать абый Абдуллин иде. Чаңгычыларның барысын да спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт берләштерде.
Призлы урыннар алган барлык катнашучылар да грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев