Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар якташыбыз Рәниф Шәриповта кунак булып кайттылар (+фото)

Ветеран журналистлар Рәшит Минлегалиев, Азат Сабитов, Олыяз урта мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиев һәм Нормабаш авылында яшәүче Булат Абдуллиннар Казанда яшәүче якташ шагыйрь Рәниф Шәрипов гаиләсендә булып, аңа райондашларның Яңа ел сәламнәрен җиткерделәр, "Урал" күмәк хуҗалыгы һәм мәктәп тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләрне тапшырдылар. Рәниф Шәрипов өчен узган ел истәлекле вакыйгалар белән истә...

Ветеран журналистлар Рәшит Минлегалиев, Азат Сабитов, Олыяз урта мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиев һәм Нормабаш авылында яшәүче Булат Абдуллиннар Казанда яшәүче якташ шагыйрь Рәниф Шәрипов гаиләсендә булып, аңа райондашларның Яңа ел сәламнәрен җиткерделәр, "Урал" күмәк хуҗалыгы һәм мәктәп тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләрне тапшырдылар.

Рәниф Шәрипов өчен узган ел истәлекле вакыйгалар белән истә калды. "Азатлык көне" дигән поэмалар җыентыгы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге премиясе белән бүләкләнде. Вакытлы матбугатта яңа әсәрләре басылып чыкты.

2015 елда "Казан утлары", "Идел" журналларыпда шулай ук яңа шигырь-поэмалары дөнья күрәчәк.

2015 ел Раниф Шәрипов өчен юбилей елы буларак та истәлекле. 65 яшь тулу уңаеннан Березняк урта мәктәбендә яшь иҗатчыларның төбәкара конкурсын, Кукмарадагы Рәниф Шәрипов исемендәге урамда яшәүчеләр белән очрашу үткәрү планлаштырыла.

Рәнифкә яңа елда яңа иҗат уңышлары телибез.

Рәшит Минлегалиев хәбәре һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk