Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар Президент Указын хуплый

4 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады. Бу уңайдан райондашларыбыз үз фикерләре белән уртаклашты. Ришат КУРАМШИН, Кукмара мөселман мәдрәсәсе директоры: -Республикабыз җитәкчесе тарафыннан шундый Указга кул куелуы дәүләтнең дингә, рухи кыйммәтләргә зур игътибар бирүен күрсәтә. Ислам мәгарифе...

4 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады. Бу уңайдан райондашларыбыз үз фикерләре белән уртаклашты.

Ришат КУРАМШИН, Кукмара мөселман мәдрәсәсе директоры:

-Республикабыз җитәкчесе тарафыннан шундый Указга кул куелуы дәүләтнең дингә, рухи кыйммәтләргә зур игътибар бирүен күрсәтә. Ислам мәгарифе вәкиле буларак, Болгар ислам академиясен оештыру турындагы хәбәрне ишеткәч, әлбәттә, шатландым. Исемен җисеменә туры китереп, әлеге уку йортын чын ислам академиясе дәрәҗәсенә җиткерергә насыйп булсын, дип телим. Президент Указын куәтләп, дин әһелләренә хәзер тырыршып, зур җаваплылык хисе белән эшләргә генә кала.

Нурия ЗАРИПОВА, ветеран укытучы:

-Ислам академиясе безгә ят түгел, чөнки Болгарда дин әһелләрен әзерли торган уку йортлары булган, бу - традицияләрне кайтару гына. Диндә төрле агымнар барлыкка килгән хәзерге чорда диннең чын асылын аңлату өчен мондый академия бигрәк тә кирәк. Дин әһелләре тирән белемле булырга тиеш. Президентыбыз - зирәк кеше. Ул барлык диннәргә карата хәерхаһлы карашта. Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру нияте - шуның ачык мисалы. Әлеге иконаның Россия тарихында зур роль уйнаганы билгеле. Бөек Ватан сугышы вакытында аның Мәскәүне , Сталинградны дошманнардан саклап калуы турында легендалар бар.

Ләбүдә ДӘҮЛӘТШИНА, туган якны өйрәнү музее директоры:

-Бик кирәкле, күркәм гамәл. Мөселманнар да, христиан халкы өчен дә. Шөкер, республикабызда динара, милләтара татулык хөкем сөрә, барлык диннәргә тигез караш яши. Алга таба да шушы традицияләрне ныгытуда әлеге указның әһәмияте зур булачак. Ә инде Мәрьям Ана иконасы Казанда табылган, шуңа күрә биредә аның соборын булдыру дөрес булыр, дип уйлыйм.

Владимир МИХАЙЛОВ, Урта Комар мәктәбе директоры:

-Президентыбызның дингә ышанучылар өчен башкарган гамәлләрен хуплыйм. Барлык диннәр дә тәртипкә, яхшылыкка өйрәтә бит. Тик артыгы китмәсен, мәктәптә укучыларга диннәр тарихы һәм нигезләре өйрәнү җитә, тирәнтен өйрәтү белән килешмим. Дингә һәркем үз ихтыяры белән килергә тиеш, ә балалар аңы моның өчен әле җитлекмәгән була.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk