Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар көзге ярминкәләрдә теләп катнаша

Сыйфатлы һәм кулай бәягә авыл хуҗалыгы продукциясе сатып аласыгыз киләме?! Ярминкәгә рәхим итегез! Атна аралаш бистәбездә һәм башкаланың "Казан" агросәнәгать паркында районыбызның оешма-предприятиеләре, агрофирмалар, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары катнашында ярминкәләр оештырыла. -Элек-электән бар халык ярминкәләрне зарыгып көтеп ала торган булган. Хәзер дә шулай ул. Сәүдә рәтләрендә ниләр...

Сыйфатлы һәм кулай бәягә авыл хуҗалыгы продукциясе сатып аласыгыз киләме?! Ярминкәгә рәхим итегез! Атна аралаш бистәбездә һәм башкаланың "Казан" агросәнәгать паркында районыбызның оешма-предприятиеләре, агрофирмалар, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары катнашында ярминкәләр оештырыла.

-Элек-электән бар халык ярминкәләрне зарыгып көтеп ала торган булган. Хәзер дә шулай ул. Сәүдә рәтләрендә ниләр генә булмый: яшелчә, җиләк-җимеш, сөт ризыкларыннан алып, печән, тирес, салам, ашлыкларга кадәр тәкъдим ителә. Бер уңайдан концерт та карап, таныш-белешләреңне очратып, хәтта дөнья яңалыкларын ишетеп кайтасың. Узган атнада Кукмарада узган ярминкәдән килограммы 10 сумнан бер капчык кәбестә һәм тозлаган вакытта төс кертеп, матурлап җибәрү өчен ярты литрлы банкада мүк җиләге сатып алдым. Кыйммәт тә булмады. Ярминкәдән шулкадәр күңелем булып, сөенеп кайттым, - ди Кукмарада яшәүче Рашидә ханым Ибраева.
Әйе, чыннан да, ярминкәләрдә районыбыз уңганнары бик күп төрле көзге муллык белән сөендерәләр. Кайбер авыл җирлекләре хәтта тере бройлер тавыкларга кадәр алып киләләр. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның сөт-майларына, шулай ук агрофирмаларның ярма һәм ашлыкларына, киез итек-киез комбинаты, металл савыт-сабалар заводының продукцияләренә дә сорау һәрчак зур була. Сентябрь аенда райондашларыбыз ике тапкыр Казанда үткән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашып, алты миллион сумга якынлык товар сатып кайтканнар иде. 24 октябрьдә кукмаралылар кабат Казанга юл тотачак.
-Сау-сәламәт булганда ярминкәдә сату итүнең бер авырлыгы юк аның. Кукмара ярминкәсенә дә, Казанныкына да бик теләп барабыз. Башкала халкы авылдан килгән продукцияләрне аеруча яратып ала. Кишер-чөгендерне - 15, орлык суганын - 70, балның өч литрлы банкасын - 1300, мамык мендәрләрне - 500, теплицадан өзеп кенә алган кыярны 35-40 сумнан тәкъдим иттек. Мин үзем белән Өлгедән Гөлсинә Фәләхованы да алып барган идем. Ул бер көндә 17 мең сумлык товар сатты, - ди Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллина. - Ярминкәдә алма, горчица орлыгы, урман сагызы, балавызга да сорау зур. Көннең икенче яртысында сәүдә рәтләрендә бернәрсә дә калмый диярлек. Кат-кат килеп рәхмәт әйтүчеләр дә була әле. Андый вакытта үзебез дә сөенәбез.
Поч.Кучуктан Гайнетдиновлар шәхси-ярдәмче хуҗалыгы да ярминкәләргә теләп йөри. Кукмаралыларга һәм башкала халкына сөт ризыклары тәкъдим итәләр алар.
-Биш сыерыбыз бар. Шуның өчен сөт ризыкларын төрләндерү безнең өчен берни түгел. Казан ярминкәсендә сөтнең литрын 28 сумнан саттык. Каймакның 0,5 литрын - 150, эремчекнең килограммын - 130, кортны - 300, куертылган сөтнең 0,2 литрлы савыттагысын - 40, ә ярты литрлысын 100 сумнан бик теләп алдылар. Сөтне ярминкәгә 40 литрлы фляга белән алып барабыз. Вак-төяк банкаларга салынганын да исәпләсәк, берьюлы 50 литр сөт сатыла, - ди гаилә башлыгы Фәнзил Гайнетдинов. - Тормыш иптәшем Филария аеруча телгә оста. Алып килгән продуктларны кызыгырлык итеп, мактап сата да белә ул. Аннары хезмәтебезнең җимешләрен тәкъдим итү үзе үк рәхәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk