Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар бердәм булып кышны озатты (+фото)

Поселокның Җиңү паркы каршындагы мәйданда "Кыш озату" бәйрәме булды. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән программа бик күңелле иде. Рус халык җырлары да яңгырады, уен-көлке, такмаклар да күп булды. Карачкыны яндыру иң төп моментларның берсе иде. Бәйрәм җырлар, дәртле биюләр, Кыш бабайны озату, Нәүрүзбикәне каршы алу кебек күренешләр белән үрелеп...

Поселокның Җиңү паркы каршындагы мәйданда "Кыш озату" бәйрәме булды. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән программа бик күңелле иде. Рус халык җырлары да яңгырады, уен-көлке, такмаклар да күп булды. Карачкыны яндыру иң төп моментларның берсе иде. Бәйрәм җырлар, дәртле биюләр, Кыш бабайны озату, Нәүрүзбикәне каршы алу кебек күренешләр белән үрелеп барды. "Кыш озату"га килгән һәркем кайнар чәй, тәм-томнар, шашлык белән сыйланды, рәхәтләнеп күңел ачты.

-"Кыш озату"га ел саен чыгам, - ди Кукмарадан Мария Андреева. - Элек-электән килгән бәйрәм бит ул. Быел да бик күңелле, җырлап-биеп рәхәтләнеп күңел ачтык. Оештыручыларга зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk