Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарага Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килде (+фото)

Кукмара аграр көллиятендә "Татарстан Республикасының агросәнәгать өлкәсе өчен кадрлар әзерләүнең актуаль мәсьәләләре" дигән темага республикакүләм семинар узды. Әлеге чарада Татарстанның Премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, агросәнәгать өлкәсендә һөнәри белем бирүче учреждение җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Кунаклар Кукмара аграр көллиятенең укыту һәм тәҗрибә корпуслары...

Кукмара аграр көллиятендә "Татарстан Республикасының агросәнәгать өлкәсе өчен кадрлар әзерләүнең актуаль мәсьәләләре" дигән темага республикакүләм семинар узды. Әлеге чарада Татарстанның Премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, агросәнәгать өлкәсендә һөнәри белем бирүче учреждение җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Кунаклар Кукмара аграр көллиятенең укыту һәм тәҗрибә корпуслары белән таныштылар, студентларның тулай торагына, ашханәгә керделәр, Вахитов исемендәге күмәк хуҗалыкның машина-трактор паркында булдылар. Семинарның пленар өлеше Вахит авылы клубында узды. Анда сүз авыл хуҗалыгы юнәлешендә белем бирүче уку йортларының үсеш перспективалары, эшче кадрлар әзерләүдә актуаль мәсьәләләр хакында сөйләшенде. Кукмара аграр көллиятенең эшчәнлегенә уңай бәя бирелде.

Көннең икенче яртысында министр Энгель Фәттахов район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин белән берлектә узган ел төзелеп сафка баскан Олыяз урта мәктәбендә булды, анда сыйныф бүлмәләре белән танышты, укучылар һәм укытучылар белән очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X