Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада йортлар, балалар бакчасы, мәктәпләргә җылы бирелде

Сентябрь яңгырлы, салкын булды быел. "Әбиләр чуагы"нда да берничә көн җылы булып алды да, кабат яңгырлар ява башлады. Иртә-кич аеруча салкын. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән: -Кайчан җылы бирерләр икән? Кечкенә баласы булган гаиләләр, өлкәннәр дә бар бит, - дип шактый шалтырату булды. Район башлыгы тарафыннан бу атна башыннан белем һәр тәрбия...

Сентябрь яңгырлы, салкын булды быел. "Әбиләр чуагы"нда да берничә көн җылы булып алды да, кабат яңгырлар ява башлады. Иртә-кич аеруча салкын. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән:

-Кайчан җылы бирерләр икән? Кечкенә баласы булган гаиләләр, өлкәннәр дә бар бит, - дип шактый шалтырату булды.

Район башлыгы тарафыннан бу атна башыннан белем һәр тәрбия бирү учреждениеләренә, дәваханәгә, күпкатлы йортларга җылылык бирү бурычы куелган иде. Гадәттә, җылылык тәүлеклек уртача температура 8 градустан артмый башлагач бирелә. Ә быел поселоктагы балалар бакчалары, мәктәпләр иртәрәк җылытыла башлады. Күпфатирлы йортларның күбесенә җылылык бирелде.

Лилия Нургалиева үткәргән сораштыру да җылылык турында.

Равил ХАЛИЕВ, үзәк дәваханәсенең баш табибы:

-Арчадагы "Ростехнадзор" инспекторлары тарафыннан быелның җылылык сезонына әзерлек паспортына кул куелганнан соң, үзәк дәваханәнең бөтен корпусларына, бүлекләренә үткән шимбәдә җылы бирелде. Аңарчы барлык җылыту системаларының төзеклеге тикшерелде, булган кимчелекләр төзәтелде, бетерелде. Кыскасы, без салкын кышны каршы алырга әзер.

Рифат ГЫЙНИЯТУЛЛИН, муниципаль бюджет учреждениесенең (МБУ) хуҗалык-эксплуатация конторасы директоры:

-Безнең карамакта авыллардагы урта мәктәп филиаллары (башлангыч мәктәпләр) һәм райондагы барлык балалар бакчалары - барлыгы 40 учреждение исәпләнә. Электр уты белән ягуга көйләнгән биналарда җылылык иртәрәк бирелде, ә газ белән ягыла торганнарында дүшәмбе көнне газ мичләре кабызылды. Шулай итеп, бүгенге көндә райондагы барлык балалар бакчаларында һәм башлангыч мәктәпләрдә җылы бар.

Светлана КАНЫШЕВА, "Гөрләвек" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе:

-Бу атнада, дөрестән дә, бакчабызга җылы килде. Шөкер, төркемнәребездә җылы, балалар арасында да салкын тиеп авыртучылар күренми.

Эльвира АСКАРОВА, Эшчеләр тыкрыгы урамы, 2нче йортта яшәүче:

-Шунысы куанычлы, быел күпкатлы йортыбызга җылылыкны башка елларга караганда иртәрәк, урамдагы һава торышының 8 градуска кадәр төшүен көтеп тормыйча бирделәр. Фатирыбызда җылы, рәхәт. Әмма җылылыкның үзәк котельныйдан килүе һәм системаның бер булуы кайбер уңайсызлыклар тудыра. Әйтик, югары катларда яшәүчеләр үз фатирларындагы краннарны борып, системадагы һаваны чыгарырга тиешләр. Аларга бәйле булганлыктан, бу хакта исләренә төшерергә туры килә, ә алар үз чиратларында бу эшнең үз вазыйфаларына кермәвен дип әйтә. Шулай ук кемнеңдер фатиры буш тора, ә кайберәүләрнең төрле сәбәпләр белән һаваны чыгарасы килми.

Саҗидә ФӘСХИЕВА, Нур Баян урамы, 42нче йортта яшәүче:

-Әле яңа гына фатирыма килеп кердем. Йокы бүлмәбезнең торбалары җылы, ә менә зал белән аш бүлмәсенеке җылынып бетмәгән әле. Котельныебызның торбасыннан төтен чыга инде, иншалла, җылы булыр.

Ания МИҢНУЛЛИНА, Ленин урамы, 126нчы йортта яшәүче:

-Күпкатлы йортларны ике контурлы индивидуаль казаннар тбелән җылытуга күчү бик уңайлы дип уйлыйм. Дөрес, мәшәкате күп, казан ватылгалый, юшкын да утырып интектерә. Әмма уңайлы: кирәк булса, җәй көне дә җылы биреп алабыз. Без үзебез инде сентябрь башыннан ук җылыда яшибез.

фото: http://kotomatrix.ru/show/659614/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk